Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Гомуми мәйданы 397 квадрат метр булган модульле бина 2025 елның маенда Төмән өлкәсенең «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында урнаштырылган.
Шыкча табиблык амбулаториясе авыл халкына гына түгел, Явызбы һәм Талмы авыллары пациентларына да хезмәт күрсәтәчәк – барлыгы 4347 кеше, шуларның 1191е - балалар. Амбулатория структурасына бер педиатрия һәм ике терапия участогы бүленеп бирелгән. Табиблар көн саен биоматериал алачаклар, функциональ диагностика үткәрәчәкләр, кабул итүләр алып барачаклар. Учреждениенең мөһим үзенчәлеге - көндезге стационар барлыкка килүе, бүгенге көнгәчә бу хезмәтне Шыкча авылында яшәүчеләр Мәлкәү авылында алганнар», – дип аңлатты 19 нчы өлкә хастаханәсенең лицензияләү бүлеге башлыгы Сергей Черных.

Ул шулай ук амбулаториядә ашыгыч ярдәм кабинеты, аерым керү урыны булган фильтр-бокс эшләячәк, дип өстәде. Планга УЗИ диагностикасы кабинеты салынган. Әлегә медицина ярдәме Шыкча авылы, Яңа урам, 18 адресы буенча урнашкан фельдшер-акушерлык пункты базасында оештырылган.
«Киң коридорлар, гардероб һәм фронт-офис, иркен кабинетлар, бәйләү һәм процедура бүлмәләре, пациентлар агымын аеру өчен фильтр, заманча җиһазлар һәм барлык кирәкле җиһазлар сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә барлыкка килде.
Иске ФАПтан тикшерелгән медицина кадрлары һәм пациентларга җылы мөнәсәбәт кенә калган. Шыкчалыларга уңайлы булсын өчен көндезге стационар ачылган, терапевт һәм педиатр кабул итүне 20.00 сәгатькә кадәр алып бара.

Медицина персоналының һәр эш урыны компьютерлар белән җиһазландырылган, бинада җылы һәм уңайлы. Табибларга педиатр кабинетын, сабыйларга табибка килү ошасын өчен, Червишеводагы хезмәттәшләренеке кебек төсле наклейкалар белән бизәргә тәкъдим иттем.
Табиблар өлкәннәрне дә көтә, бигрәк тә профилактик прививкалар өчен: грипп һәм ОРВИ буенча эпидсезон кызган чак, Шыкча амбулаториясе вакцина белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.
Әле берничә ел элек мондый әһәмиятле объект тантаналы шартларда, бәйрәмчә ачылыр иде, ә хәзер башкалада яңа сәламәтлек саклау объектлары - безнең гадәти тормышыбыз, кешеләр кайда гына яшәсәләр дә - шәһәрдәме яисә ерак авылдамы, тулы медицина хезмәте алырга тиеш» , - дип хәбәр итә үзенең Телеграм-каналында район башлыгы Ольга Зимина.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемнәрдә: яңа амбулатория ачылу күренешләре.