Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Зирәклек, игелек һәм җылылык» фестивалендә

последние и лучшие новости искусства в мире

«Төмәнчә актив озын гомер» өлкә акциясе кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары Ильяс Бакиев җитәкчелегендә Ялутор районының кече авыллары - Бумаер, Күлавыл, Кактамак, Калмаклар, Рауды, Кулик авылларында өлкән яшьтәге якташларын җыеп «Зирәклек, игелек һәм җылылык» фестивале оештырдылар. Бу авыллардагы оптимистик карашлы өлкәннәр уңайлы атмосферада күңелле вакыт үткәрү, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге алдылар.

42-4-25

«Игелекле поезд» беренче тукталышны Кактамак авылында ясады. Биредә өлкәннәргә Кактамак авылының «Бәйрәм» вокал дуэты җырчылары Илмира Гарипова һәм Майнур Зарипова, Аслана авылыннан Илфар Мирхәлилов, Сәрия Аликашева, Бумаердан Гөлфинә Юртлыбаева үзләренең җыр- моңга осталыкларын күрсәтеп, матур җырлары белән рухландырдылар. Төрле уеннар, викториналар оештырып, залда уникаль атмосфера, һәркемдә чын күңелдән соклану һәм шатлык уяттылар.

Икенче көнне «Игелек поезды» хәрәкәтен дәвам итеп, Рауды китапханә-клуб янында туктады. Бирегә Рауды һәм Кулик авылларыннан кадерле кунаклар җыелган иде. Фойеда килүчеләр өчен бакчаларында үстергән уңышлардан, көзге урманда җыйган гөмбә, җиләк-җимешләрдән, әзерләнгән кайнатма, кабымлыкларыннан «Көзге мотив» дип аталган күргәзмә оештырылган иде. Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап Рауды авыл хакимияте башлыгы Рифхәт Басыйров чыгыш ясады. Ул аларга мөрәҗәгать итеп, өлкән буынның җәмгыять үсешенә бәһасез өлеш кертүен, аларның ныклыгын һәм эшкә бирелгәнлеген ассызыклады. Аның һәр сүзе озын гомер юлына баскан һәм бүген яшьләр өчен үрнәк булган кешеләргә карата хөрмәт һәм ярату белән сугарылган иде. Тәбрикләү сүзләре белән өлкән яшьтәге авылдашларына ветераннар советы рәисе Саҗидә Йосыпова мөрәҗәгать итте. Ул аларга саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде. Шулай ук бу көнне сәхнәдән чын күңелдән рәхмәт һәм котлау сүзләре яңгырады. Ә музыкаль котлаулар, көзге җылы җил кебек, һәркемнең күңел түренә үтеп керде. Җырчылар Илчан Хөснетдинов, Гөлфия Левкова, Илфар Мирхәлилов сәхнәдә бер-берсен алыштырып, тамашачыларга яшьлек елларын искә төшереп, яраткан көйләрен, җырларын бүләк иттеләр. Аннары Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре «Яшьлек вальсы» ретро кичәсе оештырдылар: Руслан Мирхәлилов гармунда яшьлек елларында популяр булган көйләрне башкарды, ә кунаклар вальс әйләнделәр, парлап биеделәр. Җырлар, такмаклар һәм бию уеннары бәйрәмне якты һәм онытылмаслык итте. Китапханәче Ләйлә Уразова оештырган мастер-класста һәркем бик теләп катнашты. Бу бәйрәм концерты теләсә кайсы яшьтә дә тормышның матур булуын ачык дәлилләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: фестивальдә катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836