#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кугалы китапханәсендә татар китабы фонды ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

43-12Төмән шәһәренең татарлар күпләп яши торган Кугалы микрорайонындагы 18 нче китапханәдә татар китаплары фонды эшли башлады. Китапханә белән өлкәдә танылган фольклор белгече, җырчы Луиза Сөрмәтова җитәкчелек итә.

Луиза монда елдан артык эшли икән инде. Ремонт таләп ителгән бүлмәләрнең яртысын ярдәмчеләр табып, матурлап та куйган. Ә иң әһәмиятлесе – милләттәшләребез өчен сөенечлесе – 550ләп татар китабы бар монда. Алар Бөтендөнья татар Конгрессы, анда эшләүче якташыбыз Мөнирә Сәгыйдуллина һәм өлкәбез үзәгенә кайтарып җиткергән “Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов ярдәмендә булдырыла.

“Китаплар төрле юнәлештә: фәнни-популяр - тарих, филология, тел, әдәбият, педагогика, фольклор, мәдәният, дин, философия; проза, поэзия, балалар өчен бүлекләрдә урын алдылар, - дип сөйли Луиза Рәис кызы. - Мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмованың төрле китаплары бар. Яңа чыккан “Һиҗрәт” романы да килгән, анда себер татарлары язмышы чагылдырылган. Филологиягә күчсәк, сүзлекләр бик күп, компьютер терминнарының инглизчә-русча-татарча сүзлеге кызыклы, аңлашылмаган күп сүзләргә ачыклык кертә. Төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче Фридрих Вильгельм Радловның 19 гасыр ахырында язылган хезмәтенең 4 томы – себер татарлары теленә, фольклорына, әдәбиятына кагылышлы галим Фәрит Юсупов тырышлыгы белән яңадан бастырылып чыккан җыентыгы килде. Фольклор буенча элекке 12 томлык хәзинәләребез яңадан бастырыла башлады. Бездә хәзер рус телендә 2 томы бар. Татар вакытлы матбугаты да халык тарафыннан бик теләп укыла”.

43-13Өлкәбез шагыйрьләре, язучыларыбызның, галимнәребезнең китапларын бүләк буларак бик теләп кабул итәчәкләр китапханәдә. Тагын да газета укучылар өй китапханәләрендә булган татар китапларын да алып килә алалар.

Поселокта китапханә мәдәният үзәге ролен дә башкара. Шуңа күрә, монда төрле чаралар үтә. Мәктәпкә әзерлек төркеме уңышлы эшли. Теләүчеләрне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә зур стажлы укытучы Мәдинә Уразмәтова алып барачак татар телен өйрәнү курсларына, 15.00 сәгатьтә Гөлнәзирә Мөстәкыймова җитәкчелегендәге “Урал бизәкләре (роспись)” түгәрәгенә чакыралар.

Кугалы (Матмасс) микрорайонының Пражская урамындагы 41нче йортта урнашкан 18нче китапханә һәркемне үзенә кунакка чакыра. Белешмәләр өчен телефон номеры: 45-91-04.

(Тулырак язманы “Яңарыш” газетасының киләсе санында укыгыз)

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836