#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәзрәтнең хезмәтенә югары бәя бирелде

последние и лучшие новости искусства в мире

43-3Тубыл шәһәрендә дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, халыкны иманга, әдәп-әхлакка өндәгән имам–мөхтәсиб Ибраһим хәзрәт Суховны 30 ел шәһәр һәм район күләмендә дин юлында башкарган тугрылыклы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, өлкә Думасы депутаты Владимир Майер, шәһәр хакимияте башлыгы Владимир Мазур Төмән өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Ибраһим хәзрәт Түбән Новгород шәһәрендә туа, дини белемне Бохара мәдрәсәcендә ала. 1987нче елдан шәһәрдә һәм Тубыл, Вагай, Уват районнарында дин юлында изге гамәлләр кылып хезмәт итә, шуңа аны өлкәбездә яхшы беләләр.

Ул шәһәрнең Пушкин урамындагы тарихи архитектура һәйкәле булган мәчетне торгызуда зур көч куя. Аның тырышлыгы белән өлкә һәм шәһәр хакимияте, дин кардәшләренең матди ярдәмендә төзекләндерелгән мәчетнең яңадан ишекләре ачыла. 2014нче елны шәһәрнең 12нче микрорайонында яңа Җәмигъ мәчете төзелә. Монда үтемле вәгазьләр сөйләгән, үгет–нәсихәтләрен җиткергән хәзрәтне олысы-кечесе тыңлый. 30 ел моннан элек шәһәрдә мәчеткә йөрүчеләр арасында күпчелеге өлкән кешеләр була. Бу турыда Ибраһим хәзрәт: ”Ул елларны мәчеткә 60, 70, 80 яшьтәге мөселманнар киләләр иде. Намазга торучылар арасында иң яшьләре мин булдым. Бүгенге көндә мәчетләребезгә яшьләр җомга намазына җыелалар. Димәк, яшьләребез дә дингә тартыла. Иман йортлары халкыбызга кирәк. Монда дини бәйрәмнәрне үткәрәбез, вәгазьләр сөйлибез. Районнарда, авылларда яңа мәчетләр ачылганына шатланабыз. Дин юлында булган өлкәннәрне алыштыра алырлык яшьләребез булганга да сөенәбез”, - дип сөйләде. Күп еллар дәвамында шәһәр күләмендә оештырылган милли, мәдәни, дини бәйрәмнәрне Ибраһим хәзрәт Коръән аятьләре белән ачты. Тирән дини белемле, тынгысыз җанлы, эшлекле һәм уңган, хөрмәтле Ибраһим хәзрәтне гомер бәйрәме белән тубыллылар да котладылар. Аның хезмәтенә югары бәя биргән хакимият вәкилләренә кушылып хәзрәткә имин, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836