#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рощино аэропортына яңа исем сайлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

43-4Октябрь аенда илдәге 45 аэропортка шул төбәктә яшәүче күренекле шәхесләр исемен бирү буенча федераль конкурс башланды. Рощино аэропорты да ул исемлеккә кертелгән. Хәзерге вакытта күренекле якташларыбыз арасыннан лаеклары сайланыла. Өлкәбезнең һәр кешесе великиеимена.рф сайтына кереп, мәдәният, фән, иҗтимагый эше, хәрби җиңүләре һәм промышленностьта, экономик үсештә керткән өлеше белән аерылып торган безнең төбәк белән бәйле танылган кешеләр арасыннан үзе теләгән исемне тәкъдим итә ала. Әлеге 1нче этап 22 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр башкарыла. Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге герой якташыбыз Тамерлан Ишмөхәмәдов исемен кертүне сорый.

Ишмөхәммәдов Тамерлан Кәрим улы 1919 елны хәзерге Төмән өлкәсенең Ялутор районы, Аслана авылында дөньяга килгән. 1936 елда Свердловск татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. Туган авылында колхоз яшьләр мәктәбендә укыта.

Эшче-крестьян Кызыл гаскәрендә Оренбург хәрби авиация училищесын (1940), офицерлар составын камилләштерү курсларын тәмамлый (1943). 1942нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия штурм авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары (4 нче һава армиясенең 230 нчы штурм авиациясе дивизиясе), Көньяк, Төньяк Кавказ, Кавказ аръягы һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш ахырына кадәр 188 сугышчан очыш ясый, дошманның 60тан артык орудиесен, 22 танкын, 49 автомашинасын, 9 бензин цистернасын, 14 вагонын, 5 дзотын, 6 катерын, һавада - 1, җирдә 14 самолётын, 7 кичүен юк итә. 1947 елдан запаста, Төмән индустриаль институтында эшли. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1995 елның 5 маенда Төмәндә вафат булган.

Алдагы сайлау этабында барлык тәкъдим ителгән исемнәрнең өчесе сайлап алынып, алар арасыннан 8 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үтәчәк финалда берсенә тавыш бирергә кирәк булачак.

Аз гына калган берничә көндә якташыбыз, милләттәшебез Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәмәдов исемен мөмкин кадәр күбрәк тәкъдим итеп өлгерергә тиешбез. Бу эштә активлык күрсәтүебез сорала.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836