#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмән өлкәсе дә “Татарча диктант” акциясендә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

43-15“27 октябрьдә дөнья буйлап “Татарча диктант” акциясе уза. Татарча диктантны 25 илдә һәм Россиянең 60 төбәгендә язалар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны булдырылган. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән, - дип хәбәр иткән иде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Шул төбәкләр исемлегендә Төмән дә ныклы урын алып тора. Икенче ел инде диктант язу өчен Төмән дәүләт университеты аудиторияләре бирелә, беренче тапкыр Төмән татар мәдәният үзәгендә үткәрелде. Бу эшне университетның Тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Алишина башкара һәм диктант текстын да ул укый.

Быел татар телендә яза белүләрен сынарга килүчеләр саны 60лап булды. Аудиториядә бер буш урын да калмады. Катнашучылар яше 10нан алып 75кә кадәр иде. Өлкәнең төрле район авылларыннан иде алар. Араларында Төмәннең Кырынкүл мәктәбе укучылары, фән кандидатлары, хезмәт ветераннары, журналистлар, мәктәп директорлары, укытучылар, дин әһелләре, яшьләр, татар теле белән кызыксынучылар бар иде. Татарлар белән бергә башкорт, рус, казах халкы диктант язды.

Татарстанда диктант өчен язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек, ә чит илләр һәм төбәкләр балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсәреннән өзек әзерләнгән иде. Текст, үткән ел белән чагыштырганда, бик җиңел тоелды, ә былтыр эчтәлеге бик бай булды (Аяз Гыйләҗевның “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек).

43-14Акцияне оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге “Татарча диктант”ның төп максатларын татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү дип белдерәләр. Аларның юллары туры, дөрес. Елдан ел белемнәрен ныгытырга, сынарга теләүчеләр арта. Төмәндәге оештыручылар: өлкә татар Конгрессы һәм ТДУның Тюркология үзәге дә алдан әзерлек курслары булдырдылар. Галимә Хәнисә Чәүдәт кызы киләчәктә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен уку елы барышында курслар булдырырга, өлкәдә диктант уку мәйданнары санын башка шәһәр-авыллар исәбенә арттырырга, бүләкләр әзерләргә, әлеге чараны яктыртуда катнашучы матбугат чараларына Рәхмәтнамәләр әзерләргә кебек тәкъдимнәре белән чыкты.

43-161,5 сәгать эчендә эшләр өлкә татар Конгрессы хезмәткәре Римма Вәлеевага тапшырылды. Аннары өлкәдәге татар матбугаты, газетага язылу, күренекле шәхесләр турында сүз алып барылды. Әлеге чараны әзерләүчеләргә чиксез рәхмәтләр җиткерелде. Һәр катнашучыга Булат Сөләймановның татар һәм рус телләрендә бастырылган “Әни” (“Мама”) китабы һәм Конгрессның тамгалы ручкасы бүләк ителде.

Килүчеләр бик канәгать калып, тагын да катнашачакларын белдереп таралыштылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836