Октябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шыкча авыл хакимиятенә кергән авылларда яшәүче өлкәннәргә үзләренең декоратив-кулланма сәнгать эшләрен, аш-суга осталыкларын халыкка күрсәтергә мөмкинлек бирелде. 22 октябрь көнне “Илһам”, “Альянс”, “Оптимист” иҗтимагый оешмалары, өлкә иҗтимагый палатасы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Төмән районы һәм Шыкча авыл хакимиятләре тырышлыгы белән Шыкча авыл мәдәният йортында бик күңелле чара үткәрелде. Биредә өлкәннәр үзләренең кул эшләреннән, пешергән тәмле ризыкларыннан күргәзмә оештырып үзара ярыштылар.
Аларның эшләренә “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин, “Оптимист” иҗтимагый оешмасы президенты Рәшит Хәмзин, Шыкча авыл мәдәният йорты хезмәткәре Роза Юсупова бәя биреп, җиңүчеләргә бүләкләр бирделәр. Әби-бабайларның күңелләрен күреп мәдәният йорты артистлары концерт куйдылар, кунакларны тәмле чәй белән сыйладылар.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.