Материалы

Моор һәм Миңнеханов очрашты

последние и лучшие новости искусства в мире

43-1Үткән атнада Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор җитәкчелегендәге делегация Казанга ике көнлек эш сәфәренә барып кайтты. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Моор белән Казан Кремлендә очрашты. Алар Татарстанның җәмәгать киңлекләрен булдыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар, «Казан» агросәнәгать паркында, «Химград» технополисында, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында, шулай ук Иннополис инновацион шәһәрендә булдылар. Сүз төбәкара дәрәҗәдә эшлекле багланышларны үстерү юнәлешләре турында барды. Төбәк җитәкчеләре Төмән белән Казан арасында турыдан-туры һава юллары ачу перспективасы турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов губернаторыбызга анда яшәүче татарларның телен, милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда, милләтара татулыкны ныгытуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Төмән өлкәсе партнерларыбызның зур промышленность зоналары үсеше белән кызыксына. «Алабуга“ паркында күргәннәр безне бик тә тәэсирләндерде. Биредә инвесторлар өчен бик уңайлы шартлар тудырылган. Без, «Сибур» белән бергә Тубылда зур экономик зона булдыру өчен, «Алабуга» идарәче компаниясен партнерлыкка алырга килештек. „Мастер“ заводы турында сөйләсәк, моны җитештерү мәйданнарын дөрес итеп куллану үрнәге дип саныйм. Безнең хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе үзенең экономик нәтиҗәлелеген раслады һәм безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар», — дип ассызыклады губернатор.  «Безнең индустриаль парклар булдыруда зур уңай тәҗрибәбез бар, әмма Татарстанда моңа иртәрәк керештеләр. Аларның тәҗрибәсе нәтиҗәсендә без дөрес юлдан баруыбызны аңлыйбыз. Хезмәттәшләребез дә безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Без төбәкнең үзенчәлеген дә, партнерларның уңай эшләнмәләрен дә истә тотачакбыз», - дип хәбәр итте Александр Моор.

Тагын да төбәкләр хакимиятләре иҗтимагый киңлекләрне булдыру һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алыштылар.

Президент машина төзелеше продукциясе (йөк автомобильләре һәм махсус техника, газ-мотор ягулыгындагы автобуслар), газ тармагы өчен җиһазлар, автомобиль шиннары белән тәэмин итүне арттыруның зур потенциалын билгеләп үтте.

— Без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне ныгытырга телибез, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. — Бүген Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында төбәкара товар әйләнеше 14 миллиард сум дәрәҗәсендә. Бу санны арттырырга мөмкин.

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында әңгәмәдәшләр сәламәтлек саклау өлкәсен билгеләделәр. Республика делегациясенең Төмәнгә җәйге сәфәре нәтиҗәләре буенча нейрохирургия үзәге базасында пациентларны дәвалау оештырылган, бу федераль учреждение белән фәнни һәм белем бирү элемтәләре җайга салынган.

Белешмә: Рөстәм Миңнеханов быел ике мәртәбә өлкәбездә булды: мартта Тубылдагы Россиядә иң эре «ЗапСибНефтехим» комплексында; июнь аенда хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар, нейрохирургия федераль үзәгендә, «Шлюмберже» компаниясенең Себер тренинг үзәгендә, Төмәннең «Бейкер Хьюз» нефть промысел җиһазлары заводында булды, шулай ук Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкәнең татар җәмгыяте активы белән очрашты.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума