Шахмат турнирының чикләре киңәя

последние и лучшие новости искусства в мире

43-7Быел да Төмән районы, Ямбай урта мәктәбендә күренекле укытучы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган шахмат уены буенча беренчелек уздырылды. Ул Төмән районы хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе, “Өлкә шахмат федерациясе”, “Лидер” физкультура һәм спорт эшләре үзәге, “А.Карпов исемендәге шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе”, район татар милли-мәдәни автономиясе, Ямбай мәктәбе укытучылар коллективы тырышлыгы һәм “Наш двор” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ариповның матди ярдәме белән оешкан рәвештә үтте. Бәйгедә 21 мәктәптән 143 укучы катнашты. Тантаналы өлендә ярышучыларга уңышлар теләп авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Альберт Алтынгузин, автономиянең мактаулы әгъзасы, Сөләйман Колчак улының бертуганы Хәмзә Биктимиров, өлкә шахмат үзәге мәктәбе директоры, халыкара гроссмейстер Евгений Прокопчук, баш судья, халыкара мастер Александр Копылов чыгыш ясадылар.

Ярышны Александр Копылов җитәкләде. Турнир 4 сәгатькә якын барды. Уенны һәркем кызыксынып күзәтте. Ниһаять, ярышлар төгәлләнеп, җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде, аларга дипломнар, медальләр тапшырдылар, һәр катнашучыга төче бүләкләр өләштеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума