#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәндә татарча яздылар

последние и лучшие новости искусства в мире

43-2“Татарча диктант–2019” белем бирү акциясендә 19 октябрь көнне бөтен дөнья буйлап (22 ил, Россиянең 47 төбәге, Татарстандагы 43 районда) 1410 мәйданчыкта 85 мең кеше катнашты.

Төмәндә бу чара иртән үк Төмән дәүләт университетының Мәгълүмат-китапханә үзәгендә башланды. Матур, уңайлы бүлмәдә 50ләгән кешегә ТДУ профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар!” повесте буенча әзерләнгән 155 сүздән торган өзекне укыды.

- “Татарча диктант-2019” Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге җитәкчелегендә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе (Ләйсән Хөрмәтуллина), өлкә татар яшьләре берлеге (Сәет Тусмөхәммәтов) ярдәмендә 10 яшьтән алып 70 яшькә кадәр туган тел сөючеләрне җыйды! Халык чәчәкләр, матур, елмаюлы, күтәренке кәеф белән килгән иде. Төмәндә татар теле белән кызыксыну зур һәм ул елдан-ел арта бара. Диктанттан соң «ирекле микрофон» оештырылды: Габдулла Тукай, Булат Сөләйманов шигырьләрен укыдылар, татар телендә әти-әниләрен, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын искә алдылар. «Яңарыш» газетасы, «Яңа сулыш» телетапшыруы, «Дусларга сукмак» радиотапшыруыннан безнең яраткан журналистлар килделәр, - дип язып чыкты Хәнисә Чәүдәт кызы “Фейсбук” социаль челтәрендәге битендә.

Араларында дүртенче тапкыр катнашучылар да, быел яңа килүчеләр дә бар иде. Түбән Тәүде районы, Тарман авылыннан мәктәп укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре (14 кеше), Төмән Көнбатыш Себер колледжы укытучылары һәм студентлары, дин әһелләре килүе дә үзенә бер төрле үрнәк булды. Быел кыска, гадәти сүзләрдән торган, алынмалар күп кермәгән текст иде. Җиңел кабул ителде, ардырмады, сизелми дә үтеп китте.

Соңыннан Хәнисә Алишина һәркемгә сертификат тапшырды, Булат Сөләймановның “Әни” китабын таратты. Теләгән кешегә микрофоннан үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирелде. Төмән кызы Анжела Галиуллина әлеге файдалы чара турында очраклы рәвештә генә белүен, рекламаның аз булуын белдерде. Алданрак төрле ысуллар белән халыкка хәбәр ителсә, теләүчеләр саны бу аудиториягә генә сыймас иде, диде ул. Зөлхәйдә Сәйдуллина: “Оештыручыларга зур рәхмәт, туган телебезне саклауда зур роль уйнаган акциягә шатланып Вагай районының Тугыз авылыннан ук килдем”, - диде. ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев татар телен яхшырак үзләштерү өчен мөмкинлекләр күп булуын әйтеп үтте. Телефоннан аралашканда да татар хәрефләрен куллану өчен “Тиз яз” кушымтасын файдаланырга, соңгы вакытта “Ютуб” сайтында күп телләр белүче Дмитрий Петровның татар телен тиз өйрәнү өчен булдырылган 8 сәгатьлек курсларын карарга тәкъдим итте.

Төмән районының Шыкча авылыннан Рузан Ташбулатов Габдулла Тукай шигырен сөйләде, татар теленнән укыткан укытучыларына рәхмәт белдерде. “Әти-әни өйрәткән телне сакларга, өйдә сөйләшергә, балаларга өйрәтергә кирәк”, - диде. 43-4Төмән районы татар автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин “Яңарыш” газетасына язылып, андагы кызыклы язмаларны укып телне баетып кына калмыйчан, күп яңалыклар белеп булганлыгын ассызыклап үтте. Тиражын арттырыйк, диде ул. Киләсе елларга бала-оныкларны да алып килүне сорады. Төмән Көнбатыш Себер колледжы инглиз теле укытучысы Наилә Хәбибуллина бүген монда хезмәттәше Римма Сәфәрова һәм 3 студенты белән бик теләп килүләрен, әлеге традицияне дәвам итәчәкләрен хәбәр итте.

Оештыручылар диктант нәтиҗәләрен күрсәтелгән телефон номерларына җибәрергә дип килештеләр.

“Татарча диктант” акциясенә якташларыбызның теләп, күтәренке рухта килүләре телебезнең абруе зурлыгын, саклануын, яшәячәген раслый.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836