Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор встретился с почетным консулом Республики Казахстан. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Казахстанның Төмәндә яңа билгеләнгән мактаулы консулы Владислав Квасов белән очрашу үткәрде.

Регион башлыгы һәм мактаулы консул Төмән өлкәсе һәм Казахстан Республикасы мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы турында фикер алыштылар, алга таба хезмәттәшлек юлларын билгеләделәр, шул исәптән, Төмән өлкәсенең 6-7 ноябрьдә Омскида узачак XVI төбәкара Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге форумында катнашуын да.

Мактаулы консул Казахстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү, икътисадый хезмәттәшлеккә, алдынгы технологияләр һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуга, төрле дәрәҗәләрдә форумнар һәм очрашулар оештыруга ярдәм итәчәк.

* * *

Во время каникул родители придут в школы. Мәктәп каникуллары вакытында балаларны, ата–аналарны һәм педагогларны бай эчтәлекле программа көтә - 26 октябрьдән өлкә каникуллары башлана. Аны «Яшүсмерләр, ата-аналар, рок-н-ролл» өлкә форумы ачачак. 26 октябрьдә 9дан 15 сәгатькә кадәр танылган белгечләр «Нефтяник» сарае мәйданчыгында (Осипенко ур., 1) лекцияләр, шәхси консультацияләр бирәчәк һәм иң четерекле темаларга ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барачаклар.

Форум белән бер үк вакытта ата-аналар өчен ачык консультацияләр һәм дәресләр өлкә марафоны башланачак. Ул 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 10нан артык мәйданда дәвам итәчәк. Әйтик, ата-аналарны мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына экскурсиягә чакыралар, хәрби-патриотик комиссиянең ничек узуы турында сөйләячәкләр, әниләргә һәм әтиләргә аларны язарга тәкъдим итәчәкләр.

* * *

В Тюменской области завершена уборка зерновых и зернобобовых культур. Бу турыда Төмәндә узган матбугат конференциясе барышында губернатор урынбасары, АПКның төбәк департаменты директоры Владимир Чейметов хәбәр итте. 659,5 мең га мәйданнан аграрчылар 1616,7 мең тонна уңыш алдылар. Уртача уңыш - гектарыннан 24,5 центнер.

Шул ук вакытта Заводоуковск округында иң югары уңыш - гектардан 34 центнер. Ишим районы хуҗалыкларында - 228,2 мең тонна. Агымдагы уңыш күрсәткече буенча Төмән игенчеләре Урал федераль округы субъектлары арасында әлегә беренче урында.

* * *

Нацпроект «Культура» способствует активному развитию отрасли. Төмән өлкәсендә «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр», «Цифрлы мәдәният» юнәлешләре актив үсеш ала.

Авыл җирлегендә балалар сәнгать мәктәпләрен инструментлар һәм җайланмалар белән тәэмин итү, мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрне капиталь ремонтлау һәм төзү буенча актив эш алып барыла, гражданнарның иҗади потенциалын ачу һәм регион талантларына ярдәм итү өчен төрле фестивальләр һәм конкурслар гамәлгә ашырыла, тармакка IT-технологияләр кертү буенча эш алып барыла.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума