Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге теләкләр юллап

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасы Төмән өлкәсенең татар халыкларын шатландырып бу дөньяда 30 ел яшәп куйды.

Газетаны татарлар өчен оештырып, эшен башлап җибәрүчеләр: Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка һәм аның ярдәмчеләренә иң беренче үземнең рәхмәтемне әйтәсем килә. Ул вакыттан хәзерге көнгә кадәр яздырып алып, һәрбер газетаны башыннан ахырына кадәр бер мәкаләсен калдырмыйча укып торам.

Газетаның эше аның баш редакторы тырышлыгы белән бик уңышлы бара. Штатлы һәм штаттан тыш хәбәрчеләре халкыбызның тормышларын, эшләрен төпләп, ачыклап, матур итеп, бар күңелләрен биреп газетаны чыгарып киләләр.

Газетаның сәхифәләре дә бик уңышлы төзелгән, тормышның бар ягын чагылдырып безгә ярдәмче булып торалар.

Сөекле газетабызга миннән шундый теләкләр: гомере озын булсын, укучылары күбәйгәннән-күбәеп, тиражы арта барсын, хезмәткәрләренә озын гомер, бәхет, саулык-сәламәтлек, гаиләләрендә, иҗади эшләрендә зур уңышлар теләп калам.

Инде шул уңайдан үзебезнең корреспондентыбыз Римма ханым Умитбаева турында берничә сүз әйтәсем килә. Аның бар эше безнең күз алдыбызда. Ул үзенең эшен бик яратып, бар күңелен биреп башкара. Аны Тубыл шәһәрендә һәм районында һәркем яхшы белә, аңа зур хөрмәт белән карыйлар. Нинди генә вакыйга булмасын, ул аны игътибарсыз калдырмый. “Яңарыш”ны яздыруда да зур эш алып бара. Хәтта коронавирус вакытында безне газетага онлайн яздырып, газетасыз калдырмады. газета белән элемтәбез өзелмәде.

Римма ханыма эшендә зур уңышлар телим, сәламәтлеге яхшы, гомере озын булсын, бәхеттә үтсен.

Флорида МАРГАНОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836