#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Почта хезмәткәрләре белән матур бәйрәм үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

43-1Дөньякүләм Почта көненә багышланган бәйрәм чарасы Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә төрле буын почтальоннар, лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары, почта бүлекләрендә эшләүче операторлар катнашында үтте.

Тубыл шәһәренең почта бүлеге башлыгы Александар Деревянченко коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап: “Яңа технологияләр, интернет заманы булуга карамастан, почта хезмәткәрләренең һәм почта бүлекләренең хезмәте кешеләр өчен бүген дә элеккечә мөһим роль уйный. Хөрмәтле ветераннарыбызның намуслы хезмәтен дәвам итүчеләргә сәламәтлек, уңышлар телим”, - дип теләкләрен юллады.

Александр Деревянченко һәм шәһәр почтасы профсоюзыннан килгән Людмила Чаркова кунакларга бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Бәйрәм тамашасын алып баручы Розалия Корманалиева кыңгыраулы пар атлар җигеп почта эшен ямщиклар башкарганы һәм бу һөнәрнең тарихы турында экраннан фотослайдлар күрсәтеп кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Бәйрәм чарасын шәһәребезнең танылган җырчылары Нурхәят Шаһбанова, Динара Әбсәләмова башкаруында җырлар бизәде. Почта хезмәткәрләре көне темасына туры китереп табышмаклар әйттеләр, уеннар үткәрделәр. Кунаклар үзләре дә яраткан һөнәрләре турында җырлар башкардылар, җырлы-биюле уеннарда теләп катнаштылар. Коллегалары арасында хөрмәт казанган милләттәшләребезне дә хөрмәтләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар югары җаваплылык, һөнәри осталык һәм фидакарьлек күрсәтеп эшләгән Нурия Вафеева, Венера Кулаева, Алсу Рябикова, Әлфирә Сәлимҗанова, Факия Мамедова, Евгения Әбсәләмова, Фәридә Локманова почтада эшләгән елларын искә алып сөйләделәр, бәйрәм белән котлап коллегаларына үзләренең теләкләрен юлладылар. Фәридә ханым почтага эшкә урнашкан көннәрендә бу һөнәрнең серләрен аңлаткан, өйдән-өйгә газета-журналларны бергә таратып йөрүче43-2 Фәүрия апа Ниязованы җылы сүзләр белән искә алды. Бай тәҗрибә туплаган Нурия Вафеева үзенең хезмәтен әле бүген дә җаваплы башкара. Тубыл почтасында газета-журналларга яздыру буенча ул иң оста белгеч буларак танылды. Бәйрәм көнендә себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева да Нурия Вафеевага Рәхмәт хаты тапшырды, почта хезмәткәрләренә уңышлар, яңа казанышлар теләде. Почтаның хезмәт ветераннары бәйрәмне оста оештыручыларга, матур, сәләтле алып баручы Розалия Корманалиевага рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836