#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени развернули еще один моногоспиталь для больных средней степени тяжести. “Родник” тернәкләндерү үзәгендә ачылган инфекция госпиталендә коронавирус расланган, шулай ук пневмония белән авырган пациентларны кабул иттеләр. Госпиталь 250 койкага исәпләнгән, өстәмә мәйданнарны профильләштерү мөмкинлеге бар. Биналар инфекция стандартлары нигезендә зоналарга бүленгән. Губернатор Александр Моор кушуы буенча, кыска вакыт эчендә учреждениегә кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, чыгым материаллары кайтартылды.

* * *

Одиннадцатьтюменцев узнали о положительном ВИЧ-статусе благодаря экспресс-тестированию. Төмән өлкәсендә “ВИЧка тест: экспедиция-2020” акциясенә йомгак ясалды. Барлыгы 400 төмәнле тикшерелде, 11 кешедә тест уңай күрсәтте. Катнашучыларның әйтүенчә, акциянең кешеләргә үзе килүе һәм кирәкле мәгълүматны урында ук бирүе бик мөһим. Төмәндә тест төнге клуб янында үткәрелде.

* * *

Ялуторовским школьникам рассказали о гидропонике. Агротехнология колледжында “Авыл хуҗалыгы” юнәлеше буенча Ялутор мәктәбе укучылары өчен “Киләчәккә билет” проекты кысаларында дәрес узды. Остаз җитәкчелегендә укучылар бодайны анализлауга әзерләү ысулын кулланып, ашлык проблемаларын сайлап алу мисалында агрономның һөнәри эшчәнлеге белән таныштылар. Проба кысаларында балалар гади DWC гидропоника системасын булдырдылар. Туклыклы эретмә әзерләргә өйрәнделәр, үсемлекләр утырттылар.

* * *

Тюменцам рассказали о лучшем моменте для прививки от клещевого энцефалита. «Талпаннар һәм алар кичерә торган авырулар ел саен төмәнлеләр өчен проблема булып тора. Бу бөҗәкләрдән һәрвакыт сакланырга кирәк. Беренче вакцинаны октябрь-ноябрь айларында, икенчесен беренчедән соң биш-җиде айдан соң, ә өченчесен икенчесеннән соң ярты елдан соң ясау мөһим. Алга таба вакцинация һәр өч ел саен үткәрелә. Төмәндә хәзер талпан вирусы энцефалитына үз һәм чит илләрнең өч вакцинасы кулланыла», - дип сөйләделәр гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре.

* * *

Более 400 дворов и общественных пространств благоустроили в Тюменской области за пять лет. Моның турында Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Николай Цуканов үткәргән киңәшмәдә сөйләде. 2020 елда 27 җәмәгать урынын һәм 96 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган. Шулай ук быел 22 социаль объект: тугыз мәктәп, биш балалар бакчасы, биш спорт, ике сәламәтлек саклау, бер мәдәният объектлары төзелеше тәмамланачак. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Төмән өлкәсендә 1,5 млн кв. метр торак әзер булачак.

* * *

В Тюменской области из-за коронавируса приостановили плановую медицинскую помощь. Бу өлкәдә эпидемиологик хәлнең начар булуы белән бәйле. Октябрь аенда табиблар хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының артуын билгеләп үтәләр. Аларның 23%ы COVID-19 авыруы белән бәйле. Регионның медицина хезмәткәрләренең өчтән бере авырыйлар.

Шифаханәләрдә профилактик медицина тикшерүе, диспансерлаштыру һәм тар белгечләрне планлы рәвештә кабул итү туктатылды. Планлы госпитализацияләү һәм операцияләр үткәрүләр дә соңрак вакытка күчереләләр. “Кардиология”, “онкология”, “травматология”, “гемотология” һәм башкасы искәрмә булып тора.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836