Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские аграрии вышли на финишную прямую уборки урожая. Безнең өлкә өчен гадәти булмаган корылык шартларында авыр хезмәт айлары артта калды. Бүгенге көндә бөртекле һәм кузаклы культураларның 91%ы суктырылган, бәрәңгенең 99%ы алынган. “Быел һава торышына авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, авыл хуҗалыгы культуралары да, терлекләр дә сыналды. Мондый авыр климат шартларында рекордлар көтүе кыен, әмма регионның азык-төлек куркынычсызлыгын саклап калу мөһим иде. Безнең аграрийлар сынатмады. Өлкә халкы тулы күләмдә генә түгел, хәтта запас белән дә җирле яшелчә, сөт һәм ит белән тәэмин ителәчәк”, - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

В Тюменской области не ожидают дефицита яиц из-за ситуации с птичьим гриппом. А.А.Созонов исемендәге “Боровская” кошчылык фабрикасындагы хәлләр аркасында, өлкә губернаторы урынбасары Владимир Чейметов йомыркаларга кытлык булмаячак диде. Монда 12 октябрьдә кош гриппы вирусы ачыкланды. “Төмән өлкәсендә йомырка һәм кош ите җитештерү халык тарафыннан куллануга караганда күбрәк. Регионда бер кешегә йомырка җитештерү – илдә иң югары. “Өлкә фабрикаларында ел саен 1,5 млрд йомырка җитештерелә. Продукциянең 70%ы илнең башка регионнарына экспортлана”, - дип сөйләде Урал федераль округының тулы хокуклы вәкиле Владимир Якушев.

* * *

Тюменский регион в лидерах по обороту розничной торговли. Төмән өлкәсе Урал федераль округы регионнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында унике күрсәткечтән бишесе буенча алда бара. Өлкә - ваклап сату әйләнеше буенча лидер. Январь-июль айларында ул һәр кешегә 163,5 мең сум тәшкил иткән.

* * *

В Тюмени открыли 17-ый моногоспиталь и возобновили масочные рейды. 15 октябрьдә Төмәннең “Градостроитель” реабилитация үзәге инфекция профиле буенча яңадан эшен башлап җибәрде. Анда 200 койка исәпләнә. Бүгенге көндә коронавирус авыруы белән авыручы пациентлар өчен өлкәдә 3125 койка җәелгән, ирекле ятак фонды 7%ка бәяләнә. Җәмәгать транспортында “битлек” рейдлары яңартылды. Массакүләм рейдлар төмәнлеләрнең фатирлары буенча да үткәрелә, санитар табиблар изоляциядә утыруны тикшерә.

* * *

В Тюмени за счет инфраструктурных кредитов построят школу и новые дороги. Ике инфраструктур проект – “Көньяк-Көнбатыш” һәм “Мыс” торак районының комплекслы төзелеше кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар исемлеге расланды. Губернатор Александр Моор тарафыннан имзаланган, расланган исемлеккә дүрт объект кергән. Мәсәлән, “Көньяк-Көнбатыш” районында 2022 елда “Иртеш” трассасы ягына “Ожогино” авылын әйләнеп үтү” өлешендә Төмәнгә керү юлында транспорт чишелеше төзелә башланачак. Арктик, Андрей Бушуев, Ямбург урамнары чикләрендә 2023 елда 1 200 урынлык яңа мәктәп салыначак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума