Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй авыл китапханәсенә кунакка Индрәй урта мәктәбенең 1 класс укучылары килделәр. Алар өчен «Китап Патшабикәсендә кунакта» дигән китапханә дәресе үткәрелде.
Китапханәче яшь укучыларга китапханәнең ни өчен кирәклеген сөйләде, монда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды һәм китаплар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген күрсәтте. Балалар зур кызыксыну белән китапларын һәм журналларын карадылар. Әкиятләр буенча викторинада да катнаштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, рәсемнәр ясадылар һәм өстәл уеннары уйнадылар.
Гөлнара Исмәгыйлева,
Төмән районы, Индрәй авылы.