Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны соңгы еллар газета битләрендә еш очратабыз. Шунысы хак - тату, матур, тигез гомер итүдә һәр гаиләнең үз сере бар. Шулай ук, гаилә язмышы - тарих та бит.
Берәүләр күп еллар кавышып, сөешеп өйләнешсәләр дә, көтмәгәндә аерылышалар, ә менә Вагай районы, Аусак авылында яшәүче Азисовлар гаиләсе 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан тату гына атлап, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Хезмәткә, гаилә тормышына зур җаваплылыкны, яшәгән гомер юлларын искә алып, алар хатирәләре белән уртаклаштылар.

Гаилә башлыгы Хөсәен Кармыш улы Аусак авылында туып-үскән. Балачактан мөстәкыйльлеккә һәм хезмәткә өйрәнгән, «Заря» балыкчылык колхозында эшләгән. Әтиләре ташлап киткәч, әнисе Шәрифә Юмали кызының кулында 4 бала калган...
Тормыш йомгагы тәгәри-тәгәри дәвам иткән...
Хөсәен, Агытбаш авылыннан Гөлниса Мөхтәсим кызын очратып, матур гаилә коралар. Аларның яшьлеге, тормышлары, сугыштан соңгы авыр елларга туры килсә дә, төрле авырлыклар очратсалар да, үз көчләре белән йорт төзиләр, зур бакчада - бәрәңге, кечесендә яшелчә гөрләп үстерәләр. Кул белән печән һәм утын әзерләргә кирәк булса да, мал-туар, кош-кортлар асрап, матур көн кичерәләр. Хәзерге көндә зур, чиста, пөхтә, бар җире каралган матур йортта яшиләр.
Гөлниса мәктәп интернатында яшәгән укучы балаларга аш пешекчесе булып, эшен намус белән үтәп, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыкты. Шунысы мөһим - ул «Ана даны» медале белән бүләкләнгән, чөнки тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур, тырыш, уңган 6 кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары хәлләрен көн дә сорашып торалар, чиратлашып килеп булышалар. Бүгенге көндә 17 оныклары, 6 нәбәрәләре белән сөенеп, горурланып, игътибар, мәхәббәт белән тормыш кичерәләр.
Мәгърифә ИМАНОВА,
Вагай районы, Аусак авылы.
Рәсемдә: Азисовлар гаиләсе.