Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Интернет битләрен актарып утырганда, кинәт кенә таныш йөз күзгә чалынды. Текстта таныш исем-фамилия: Лилия Сәйдуллина турында сүз бара. Ныклабрак таныша башладым. Лилия Казанда бию бәйгесендә катнашкан һәм аздан гына җиңү яуламый калган.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты үзенең 5 еллык юбилеен үзенчәлекле итеп уздырырга уйлаган һәм җәй башында ук «Бию көрәше» бәйгесен игълан иткән. Ә мин очраткан мәгълүмат шул бәйгенең финалы турында икән. Аның алып баручылары гына да танылган Зәмирә Рәҗәпова белән Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров. Жюри әгъзалары да берсеннән берсе дәрәҗәле шәхесләр: Татарстанның халык артистлары Айдар Фәйзрахманов, Чулпан Закирова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы һәм алып баручысы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе Рафаэль Мустяков.

Лилиянең үзенә язмый кала алмадым. Котлап, сорауларымны яудырдым:
- Лилия, бу бәйгегә ничек килеп эләктең?
- «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты белән «Татар кызы» халыкара бәйгесендә катнашканда танышкан идем. Аның максаты – бию, хәрәкәт аша татар телен популярлаштыру, фольклорны саклау, татар бию сәнгатенә кызыксындыру уяту миңа бик ошый. Аларның юбилейлары уңаеннан татар биюен яратучы, тик хореграфик һөнәри белеме булмаганнар арасында ярыш игълан итүләрен мин июль аенда күреп, катнашырга планлаштырдым.
Тәртибе болай иде, беренчедән, проектны оештыручылар җәй көннәрендә Кабан күле буенда пәнҗешәмбе саен бию буенча мастер-класс үткәрәләр һәм шунда финалга керүчеләрне сайлыйлар. Икенчедән, минем кебек читтә яшәүчеләр, номер уйлап табып, аны видеога төшереп җибәрергә кирәк иде. Мин үзем беренче тапкыр номер әзерләдем, җибәрдем дә оныттым. Ә финал август аенда, болай да кунакка барырга дип йөри идем. Һәм менә миңа чакыру да килде.
Барыбыз да ул көнне Кабан буена җыелыштык. Соңгы минутка кадәр «Бию көрәше» форматын белмәдек. 5 этап та импровизация формасында узачагын әйттеләр. Үзеңнең осталыгыңны, харизмыңны, сыгылмалылык, тапкырлык һәм сөйкемлелекне күрсәтергә кирәк иде. Парлап биедек, икенче турдагы унлыкка үттем. Аннары аерым биедем. Аннары тамашачы белән, аннары бер предмет белән, соңыннан калган пар белән 5 минут туктамастан сәхнәләштереп төрле хәрәкәтләр күрсәтеп биисе иде.
- Синең күңелне нинди кичерешләр биләде?
- Казан үзәгендә шундый танылган кешеләр, бик күп тамашачы каршында биермен дип уйламаган да идем. Әлбәттә, Себердән килгәч, себер татарлары биюен дә күрсәттем. Миңа Айдар Фәйзрахманов, Чулпан Закировалар 10ар балл куйдылар. Шатлыгымның чиге булмады. Үзем белән шулкадәр горурландым. Татар биюе 2012 елдан бирле минем белән: тормышымдагы шатлыклы вакыйгаларны да, кайгылы көннәремне дә бергә каршы алдык. Ул үземне күрсәтергә, югалып калмаска ярдәм итә. Бу юлы да финалга үткән 20 кеше арасында 5 нче турга кадәр җитүемә бик сөендем. Кул чабуларга рәхәтләнеп биедем. Үземә шулкадәр ошады, татар кызы булуыма шатландым, үз-үземә ышаныч артты. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының инициаторы Гүзәл Сәгыйтова тәбрикләгәндә: «Хәрәкәттә – бәрәкәт, ә безнең халык, чыннан да, һәрвакыт хәрәкәттә, шуңа күрә без бәрәкәттә яшибез! Биюдә син татар кызының бөтен нәфислеген күрсәтәсең, һәм һәр хәрәкәтне җылылык белән башкарасың», - дигәндә әйтеп-аңлатып бетермәс хисләр кичердем. Бу кичтә мин максималь ләззәт алдым, биюдә эреп югалдым.
Чираттагы тапкыр үз халкым һәм мәдәниятем өчен зур горурлык тойдым. Оештыручыларга мең тапкыр рәхмәт!
Лилиябез бу көрәштә икенче урын алды. Аңа зур бүләк бирделәр. Минемчә, беренче урын алган Балтач районы егете белән аларның осталыгы тигез иде. Тик җиңүче тамашачы кул чабулары белән бәяләнде.
Булдыргансың, Лилия, без дә синең белән горурланабыз!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.