Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендә туып- үскән, монда урта белем алган Гөлбану Нәфыйкова шәһәр балык промышленносте техникумына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Чиләбе шәһәрендә башлый. 20 елга якын проект институтында техник, аннары инженер булып эшли. Монда гомерлек юлдашы Зәйнулла белән танышып гаилә коралар. Кече ватанын, яраткан Тубыл шәһәрен сагынып гаиләсе белән туган ягына кайталар. Гөлбану һөнәрен, эштәге юнәлешен үзгәртеп, шәһәрдә ачылган «Ышаныч телефоны» хезмәтендә эшли башлый. Көн һәм төннең теләсә кайсы вакытында аңа шалтыраталар. Монда шалтыратучылар Гөлбануның ягымлы тавышын ишетәләр, аңа сораулар бирәләр, киңәшләрен тыңлыйлар. Гөлбану Абдулазис кызы аралашучан, ярдәмчел кеше. Ул күп якташларына ярдәм итә ала.

Узган елларны искә алып: «Тубылда игелекле, кешеләргә ярдәм итә торган юнәлештә хезмәт юлымны дәвам иттем. Аннары ялгыз кешеләр өчен «Очрашу» клубын оештырдым. Үзем бина эзләп таптым, җиһазлар булдырдым. Шәһәр хакимияте эшемне күреп эшкә чакырды. Шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә дә эшләп алдым. Лаеклы ялга чыгып тормыш иптәшем белән Сүкләм авылында йорт салдык һәм монда күченеп килдек. 2023 нче елдан Ермаково авыл җирлегендә ветераннар оешмасы рәисе итеп билгеләндем. Мине аңлаган, ярдәмчел тормыш иптәшемә, оешма вәкилләренә рәхмәтлемен. Алар белән махсус хәрби операциядә булган сугышчыларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Маскировка челтәрләре үрәбез. МХОдә катнашучыларга блиндаж шәмнәрен, көндәлек кирәкле әйберләр, файдалы үләннәрдән чәй, чәйгә тәмлешкәләр һәм башка бик күп кирәкле әйберләр җыеп посылкалар туплыйбыз. Быел Ермаково берләшмәсе «МХОнең көмеш җепләре» проекты өстендә эшләп губернатор грантын гамәлгә ашыручыларның берсе булды. Бу - безнең бердәмлегебез, тырыш хезмәтебез нәтиҗәсе. Махсус хәрби операциядә катнашучы илебез патриотларына, гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга, ветераннар оешмасы вәкилләренә рәхмәтләремне белдерәм», - дип сөйләде Гөлбану Нәфыйкова.
Үз теләкләре белән китүчеләр һәм өлешчә мобилизацияләү барышында катнашучылар безнең ышанычлы, ярдәмчел, ныклы тыл булганыбызны белсеннәр ди Гөлбану ханым. Нәрсәгә генә тотынса да, аны бөтен күңелен биреп, тырышып башкара ул.
Римма УМИТБАЕВА.