Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Очрашу мизгеле

последние и лучшие новости искусства в мире

Зөһрә апа Усмановага барган чакта бик матур очрашу күреп кайттым. Аны күрергә дип апаның иң беренче укыткан укучылары килгәннәр икән. 65-66 яшь чамасы бар иде бу абый-апаларга, ләкин апалары алдында әле дә үзләрен бала кебек тотулары сокландырды мине. Укытучы укытучы булып кына калмый икәнен күрдем. Ул үз укучыларына ана ролен дә үти икән. Апаларын кочаклап күрештеләр, хәлен сораштылар. Нәкъ ана кебек, Зөһрә апа да җилкәләреннән сыйпап сөйде аларны.

Бу хәлне күреп, мин көнләшеп куйдым. Әнием юк, беренче укытучым Фәгыйлә апа Имашева да юк хәзер. Минем дә башымнан сыйпарлар иде... Араларында Тархан мәктәбендә директор булып эшләгән Вил абый Мамаевның энесенең улы Николай Вәлитов та булды. Ул Рязаньда яши икән.

- Сездә тыныч, дроннар очмыйлар, шартлатулар юк, сез бәхетле җирдә яшисез, - дип куйды Коля.

Шатлыгың, сөенечең һәм көенечең белән уртаклашыр өчен якын кешең кирәк, авыр чакта сине аңларга тырышып ярдәм итәргә ашыга торган кешең дә укытучы апа була икән. Әлеге Коля укучысын жәлләп, укучыларын озаткан чакта, Зөһрә апа бүләккә бал белән үз китабын биреп калды.

Олыгайган саен никтер бала чакны, яшьлек, онытылмаслык мәктәп елларын искә аласың.

- Очрашырга кирәк иде, дигәч тә, берсүзсез, «кайтабыз», диделәр читтә яшәгән классташлар, - дип куйды Сәрия Сабитова.

Башлангыч класстан ук бердәмлек, татулык, дуслык, бер-береңне кимсетмәү рухында беренче тәрбия биргән Зөһрә апага рәхмәтләре зур икән укучыларының.

Карбан мәктәбен тәмамлауларына 50 ел тулган икән. Җәүдәт Ниязов әйтүенчә, балаларга ышаныч булган икән укыган елларда. Укытучы сиңа ышана икән, аны ничек тә акларга тырышып укыдык, диде Җәүдәт абый. Классташларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Илгә тугры хезмәт иткәннәр, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр.

Бу очрашу бик тә истәлекле булды, диләр алар барсы да. Карбан мәктәбе хәзер яңа бинада урнашкан, классташлар барлык экспонатлар белән танышып чыктылар, истәлекләрне, хатирәләрне барладылар. Үзләрен укыткан укытучыларның фоторәсемнәрен карап, сагынып искә алдылар. Әле дә елмаеп, мәктәп капкасыннан каршы алырлар кебек тоела иде аларга. Укытучылар белән бәйле хатирәләре күңелләрендә нечкә хисләр булып саклана. Моны һәркайсының күз карашларыннан күрергә була иде. Истәлеккә фотога төшкәч, мәчеткә кереп Коръән укытып аш уздырдылар, фани дөньяга күчкән классташлары рухына багышлап дога укытып, аларның каберләре янына да бардылар. Аннары барысы да кичен Кала авылында яшәүче классташлары Дамира Уразаевада җыелыштылар.

Менә шулай укытучыларын искә алып, алар өчен горурланып, һәрберсенең язмышларын тыңлап, очрашудан канәгать булып, тагын да очрашырга язсын дип таралыштылар. Һәркайсының олы тормыш юлына аяк баскан чаклары кызык та, матур да булган. «Көлештек тә, елаштык та. Үзгәрмәгәнбез, шул ук шаярып көлешүләр, татулык, бердәмлек, чәчләргә генә әзрәк чал төшкән», - дип куйды Халибә Бусаева.

Бик тә истәлекле, дулкынландыргыч очрашу булды.

43-23-25

Сачитә КУЧАРОВА,

Яркәү районы, Тархан авылы.
Рәсемдә: очрашуда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836