Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Укытучының горурлыгы – укучыларында

последние и лучшие новости искусства в мире

Юрмы урта мәктәбендә 42 ел фидакарь хезмәт куйган, Юрмы, Әшле, Янек авылы укучыларына рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, җыр дәресләреннән төпле белем биргән педагогик хезмәт ветераны, «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» Венера Гайсинаның педагогик эшчәнлеге Д.Менделеевның: «Укытучының бөтен горурлыгы – аның укучыларында, ул чәчелгән орлыкларның үсүендә», - дигән фикерен раслый.

Аның укучыларының күбесе өлкәгә абруйлы укытучылар, табиблар, юристлар, төзүчеләр, геологлар булып танылганнар. Әле дә алар яраткан укытучылары белән элемтәләрен өзмичә, бәйрәмнәрдә котлап, хәл белешеп, кайвакыт киңәш сорап шалтыраталар, кунакка киләләр. Бүгенге көндә Юрмы мәктәбендә Венера Хәмзә кызының эшен лаеклы дәвам итүче укучысы - югары квалификацияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Уразаева мәктәп елларын искә алып: «Венера апа минем укытучым да, коллегам да булды. Мин апада татар теле һәм әдәбияты, җыр дәресләреннән белем алдым. Аның һәр дәресе кызык һәм тирән мәгънәле иде. Укытучы буларак, ул һәр нәрсәне урынына җиткереп эшләде, үзенең таләпчәнлеге, пөхтәлеге, сабырлыгы, киң күңеллелеге белән безгә үрнәк булды. Апа матур җырлый да. Аның тырышлыгы белән күбебездә җыр-моңга мәхәббәт уянды. Хәзер җырлаган саен апаны, мәктәп елларын сагынып искә алабыз», - дип сөйләде. Аннары мәктәптә бергә эшләгән вакытларга тукталып: «Венера апа мәктәп укытучылар методик берләшмәсе җитәкчесе вазифасын зур җаваплылык белән башкарды. Ул үзенең тәҗрибәсе белән теләп уртаклашты, район һәм өлкә семинарларында ачык дәресләр үткәрде. Татар, рус телләре һәм әдәбиятлары укытучыларының район методик берләшмәләре утырышларында, конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясады, «Ел укытучысы» район конкурсында катнашты», - дип истәлекләре белән бүлеште. Һәм бу көннәрдә Венера Хәмзә кызы матур юбилейлы туган көнен каршылаганын искәртеп, аңа изге теләкләрен юллады.

43-21-25Венера Хәмзә кызы 1955 елның 22 октябрендә Вагай районы, Юрмы авылында хезмәт сөйгән Сәлимә һәм Хәмзә Айнуллиннар гаиләсендә беренче бала булып туа. Үзара ышаныч һәм хөрмәт атмосферасы хөкем сөргән бу гаиләдә ата-аналары балаларына балачактан ук пөхтәлек, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, яхшы белем алырга омтылыш тәрбиялиләр. Венера Хәмзә кызы энесе Вәлит белән һәрчак әти-әниләре һәм яраткан әбиләренең назын, мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын тоеп үсәләр.

Юрмы сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Венера Хәмзә кызы Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә укуын дәвам итә. Уку елларында ул үзен зирәк, тырыш, тыйнак, талантлы укучы итеп күрсәтә. Балачактан әти-әнисенең иң зур хыялларын тормышка ашырырга омтылган кыз, урта белем алганнан соң, укытучы - «апа» булырга теләп, турыдан Тубыл педагогия училищесына юл тота. Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, читтән торып педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Шул ук вакытта үзе туган мәктәбендә фидакарь хезмәт юлын башлап җибәрә. Нәкъ Юрмы мәктәбендә Венера Хәмзә кызы үзенең беренче дәресен бирә, биредә аның педагогик эшчәнлеге формалаша, тормыштагы үз урынын, авылдашлары хөрмәтен һәм гаилә бәхетен дә таба. Ул үзе кебек гомерен мәктәп тормышына, укучыларга багышлаган коллегасы Әнвәр Гайсин белән гаилә корып, кызлары Алсу белән уллары Алмасны тәрбияләп үстерәләр. Аларга һөнәр сайларга, югары белем алырга ярдәм итеп, тормыш юлына озаталар.

Укыту предметын яхшы белгәнгә күрә, ул, балаларда танып белү кызыксынуын формалаштырып, белем бирүнең төрле формаларын һәм ысулларын кулланып, укучы шәхесенә индивидуаль якын килү юлларын табарга тырыша. Дәресләрендә рус һәм татар телләре арасында охшашлыклар үткәреп, укучыларында туган телебезгә һәм рус теленә хөрмәт тәрбияләргә омтыла. Укучыларның укуга кызыксынуын арттыру, мавыктыру максатыннан, практикасына укытуны компьютерлаштыруга бәйле инновацион технологияләрне кертә, «Мәктәп дулкынында» радиотапшырулар түгәрәген оештыра. Венера Хәмзә кызы сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшен дә оста оештыра.

Укучыларының белемнәренең һәм күнекмәләренең тотрыклылыгы турында укучыларның район, өлкә, регионара олимпиада-конкурсларда призлы урыннар алган диплом, медальләре, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарының югары күрсәткечләре дәлилли.

Талантлы кеше - һәрнәрсәдә талантлы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Венера Хәмзә кызы нинди генә эшкә алынмасын, үзенең иҗади асылын һәрнәрсәдә күрсәтә. Өйдә ул уңган хуҗабикә, яраткан, кайгыртучан хатын, кадерле әни, сөекле әби дә үзе. Шул ук вакытта Юрмы мәдәният йортының «Иртәнге нур» вокаль ансамблендә җырлый, мәктәп һәм авыл җәмәгать эшендә актив катнаша. Күптән түгел ул төрки телле халыкларның район смотр-конкурсында катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде. Август аенда Шәүкәт Ибәтуллин җитәкчелегендә Янек авылында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары хәтеренә куелган һәйкәлнең тантаналы ачылу чарасын уздыруда да аның роле зур булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836