#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Армиягә йола буенча озаттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

44-13Яз-көз айларында 18 яше тулган егетле гаиләләрдә малайны армиягә озату мәшәкатьләре башлана. Егетнең армия хезмәтенә алынуы, аның сәламәт булуын дәлилли. Хезмәттә ул җитди сынаулар үтеп, тәҗрибә туплап, физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Солдат булу элек-электән дәрәҗәле булган. Илебездә чуалышлар булган елларда гына ата-аналар төрле юллар аша улларын армиядән алып калырга тырыштылар. Ләкин бүгенге көндә егетләрнең күбесе хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китәләр. Ялутор районы, Калмаклар авылында яшәүче Денис Корманов та алар рәтендә, военкоматтан чакыру алгач та, ул горурлык хисе кичерде. Егетне армиягә озату кичәсен оештыру мәшәкатен Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре үз өсләренә алып, 22нче октябрь көнне Кормановлар йортына кунаклар җыеп, борын-борыннан килгән йоланы башкардылар. Авылдашлары, хөрмәтле кунаклар килүгә Денисның якыннары бай табын әзерләп куйганнар иде.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Ильяс Бакиев ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне искә төшереп: “Элек егетләр армиягә киткәндә атка кыңгыраулар, гармунга сөлгеләр тагып урам буйлап җырлап йөргәннәр. Һәр авылның диярлек үз йоласы, кайбер авылларда егетләр йорттан-йортка кереп саубуллашып китә.44-12 Бигрәк тә өлкән яшьтәге әби-бабайларга кермичә китмиләр. Аннан өйгә кайталар. Анда дуслары, туганнары җыела. Егет өйдән, бусагадан, капкадан чыгып киткәндә, аны арты белән чыгаралар. Янәсе йортны күреп китсен. Шулай ук әнисе аңа икмәк каптыра, ә калган кисәкне яулыкка төреп салып куя. Ул икмәк егет кайтканчы сакланып тора. Шулай ук авыл башындагы каен агачына армиягә китүче егетләр сөлгеләрен бәйләп куйганнар. Ә без бүген Денисны шул йолаларны башкарып, җыр-биюләр һәм изге теләкләр белән озатабыз. Аннары “Солдатның ял көне” дигән квест-уен оештырдык, җиңүчеләргә генә түгел, һәр катнашучыга да бүләкләр өләштек. Денис уңган егет, ил каршындагы бурычын лаеклы рәвештә үтәп туган ягына кайтыр дигән өметләр баглап калабыз”, - дип сөйләде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836