Ноябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Төмән вакыты” журналисты – милләттәшебез Айгөл Рәхмәтуллина дәрәҗәле “ТЭФИ-Регион” премиясен алу буенча бәйгенең финалына үтте. Айгөл “Интервьюер” номинациясендә “Федераль нейрохирургия үзәге баш врачы Альберт Суфиянов белән объектив сөйләшү” сюжеты белән катнашты.
Бу әңгәмәдә студия кунагы табиб һөнәрен алу сәбәбе һәм беренче нейрохирургия операцияләрен үткәрү тәҗрибәсе турында сөйләде.
“Мин гади гаиләдән, медицина өлкәсе белән тормышларын бәйләгән туганнарым да юк иде. Әнием генә гел табиб булуымны теләде. Мединститутта уку вакытында студентлар күп сынаулар үтәләр, мораль яктан түзә алмаучылар да булды, аз эш хакына риза булмаучылар бар иде. Нәкъ менә шулар характерны формалаштырырга, киләчәктә югарылыкка ирешергә ярдәм итә”, - диде Альберт Әкрам улы. Яшүсмергә һөнәр сайлаганда әти-әниләр зур роль уйнавын белдерде. “Табиб үз һөнәренең фанаты булырга тиеш, әгәр ул юк икән, мәҗбүр итәргә кирәкми”.
Интернеттагы язманы файдаланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.