#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Путин признал Тюменскую область одним из лидеров в сельхозкооперации. Моның турында ул Воронеж шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы үсеше турындагы киңәшмәдә әйтте. “Кооперация кечкенә предприятиеләргә производствоны үстерү өчен техника белән ярдәм итә, җирне эшкәртүгә, продукцияне сатып җибәрүгә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, бу керемне кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен, авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүгә, социаль проблемаларны хәл итүгә турыдан йогынты ясый”, - дип сөйләде В.Путин. Авыл хуҗалыгы кооперациясе буенча лидерлыкка Төмән өлкәсе белән беррәттән Липецк өлкәсе, Саха Республикасы (Якутия) чыктылар. Илебездә 5 839 кооператив эшли.

* * *

Сибирский Дед Мороз даст старт Новогоднему путешествию в Тюмени. Быел нәни төмәнлеләр өчен Себер Кыш Бабае почтасы эшен 18 ноябрьдә – Яңа елның төп герое – Кыш Бабайның туган көнендә башлый. Себер Кыш Бабаеның резиденциясендә – “Поиск” мәдәният йортында (Александр Пушкин урамы, 10нчы йорт) ачылу тантанасы уздырыла. Монда шулай ук “Кыш Бабай өчен хат” дигән сәхнәләштерелгән әкият күрсәтеләчәк. Ишек һәр кешегә ачык.

* * *

Итоги сезона укусов: клещевым энцефалитом заболели 80 человек. Төмән өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсендә талпан йоктыручы инфекцияләр буенча эпидемиологик сезонга нәтиҗәләр ясалды. 3 апрельдән 2 октябрьгәчә шушы бөҗәк тешләүдән медицина оешмаларына 14 676 кеше мөрәҗәгать итте, алар арасында 14 яшькәчә 2 803 сабый. Кичектергесез профилактиканы мөрәҗәгать итүчеләрнең 95%ы алды. Талпан энцефалитына шикләнү буенча 136 кешене шифаханәгә салдылар, шуларның 80 пациентында диагноз расланды. Бер кеше бөҗәк тешләүдән үлде.

* * *

Разбившимся у Шпицбергена вертолетом Ми-8 управляли тюменские летчики. Шпицберген ярларында 26 октябрьдә бәла-казага эләккән Ми-8 вертолетының командиры һәм икенче очучысы - Төмән өлкәсе егетләре. Һава судносы белән тубыллы Евгений Баранов идарә итә. Катастрофа вакытында кабинаның уң як креслосында төмәнле Владимир Фролов утыра. “Коверс Авиа” компаниясенең Ми-8 АМТ вертолетында экипаждан тыш пассажирлар да була. 100 метр тирәнлектә машинаның ватыклары табылды. Вертолет төшкән шушы урынга тирән суда эшли торган техника җәлеп ителде. Монда эзләү-коткару операциясе бара.

* * *

Крупная молочная корпорация из Вьетнама планирует развивать производство на Тюменской земле. “THtrue milk” Вьетнам компаниясе белгечләре Төмән өлкәсенә визит ясадылар. Алар регионда яңа терлекчелек комплексы һәм сөт эшкәртү буенча завод төзү мөмкинлеген карадылар. Белгечләр Сорокино, Сладково районнарындагы мәйданнарда булдылар. Компаниянең планында дүрт сөт-тауар комплексын салу. Бу комплекслар 24 мең савым сыерны тәшкил итәчәкләр. Бер меңнән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Төмән өлкәсе хөкүмәте 2017 елның азагынача компания белән килешү төзиячәк. Шушы компаниянең 45 мең савым сыеры бар, тәүлегенә 500 тонна сөт җитештерә.

* * *

“Тюменский бройлер” продолжает модернизацию. Предприятиедә үзгәртеп корудан соң яңа кош абзарын ачтылар. Монда камилләштереп яңача ясау һичкайчан өзелми. Даими продукцияне яңарту технологияләре кертелә, ассортимент киңәя. Яңа кетәккә (птичник) 37 мең баш кош сыя, ул 1 600 квадрат метр мәйдан били. Бина 29 ел элек төзелгән, вакыт таләпләренә туры килми. Инде монда кошларны заманча технологияләр буенча үстерәчәкләр. Яңартып корылган кош абзарында эшне компьютер идарә итәчәк.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836