Ниһаять, татар китаплары фонды ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

44-4Төмән шәһәренең Кугалы микрорайонындагы 18 нче китапханәгә татар китаплары кайтартылган, дигән хәбәрне ишетүгә, аның җитәкчесе - өлкәдә танылган фольклор белгече, җырчы Луиза Сөрмәтовага шалтыратып, очрашу вакытын билгеләдем.

Китапханә микрорайондагы 2-3 катлы йортларның берсендә урнашкан. Тыштан күңелне тартып торырлык үзенчәлеге булмаса да, ишеген ачып керүгә ачык бизәлешле, чиста, якты бүлмәгә - уңайлы урнашкан китаплар дөньясына килеп эләгәсең. Шунда ук яңа урындыклар, өстәлләр күзгә ташлана. Ул арада Луиза Рәис кызы үзе дә елмаеп каршы алды. Уку залындагы күргәзмәгә урнаштырылган татар китаплары белән таныштырды. Анда төрле темалар буенча матурлап тезелгән иде алар. Тик бу китаплар һәм Луиза Сөрмәтова ник Кугалы китапханәсендә? Иң элек шул сораулар күңелне тырнап тора иде.

- Мин кечкенәдән үк китап укырга яраттым. Бу поселокта яши башлагач, кызым туып-үсеп җиткәч, икебез китапханәгә йөри башладык. Сәгыйдә апа Хәйруллинаның 10 татар китапханәсенә дә теләп йөри идем. Андагы рухи байлыгыбыз Ватутино поселыгының 4 нче китапханәсенә күчерелгәч тә еш бардым. Миңа бу белем мәгарәсендә рәхәтләнеп китап укып утыралар шикелле тоела иде. Үземнең дә шунда эшкә керәсем килеп китте. Җитәкчеләренә резюме алып баргач, сезнең үз белгечлегегез дә бик яхшы, безнең әлегә хезмәткәрләр җитәрлек, диде. 3 елдан соң, мине исләренә төшереп, эшкә килергә теләгегез бармы, дип чакырдылар. Шулай итеп Кугалы китапханәсендә эшли башладым.

Беренче көнне үк татар әдәбияты фондын булдыру хыялы борчыды мине. Беренчедән, монда татарлар күп яши, икенчедән, шәһәрдә татар китаплары фонды юк. Бу теләгемне җитәкчегә белдергәч, ул сатып алырга ризалык бирде. Быел Казанга барганымда Бөтендөнья татар Конгрессына кердем. Анда якташыбыз Мөнирә Сәгыйдуллинага да фонд турында сөйләдем. Ул гариза калдырырга кушты. Өйгә кайтып җитүемә, Мөнирә Конгресс җитәкчесе Ринат Закировның 500 данә китапка ризалык бирүен хәбәр дә итте. И шатланганымны белсәгез! Әле алар түләүсез бит. Аларны бер каршылыксыз “Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов алып кайтып та бирде. Фондны булдыруда катнашкан бу 3 кешегә рәхмәтләрем чиксез минем.

Аннары китаплар тиешле комплектлаштыру һәм эшкәртү аша үткәч, китапханә стеллажларына килеп җиттеләр.

Алар төрле юнәлештә: фәнни-популяр - тарих, филология, тел, әдәбият, педагогика, фольклор, мәдәният, дин, философия; проза, поэзия, балалар өчен бүлекләрдә урын алдылар.

Мәсәлән, Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” бик кирәкле китап. Аның алдагы битендәге аңлатмасында: “Касыйм һәм Төмәннән алып, Тубыл буйларына кадәр киң мәйданнарда борынгыдан бирле таралып яшәгән татар халкының нәсел шәҗәрәләре беренче мәртәбә бергә туплап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә”, - дип языла. Музыка белгечләре һәм музыкантлар өчен фәнни хезмәтләр, методик кулланмалар, әсбаплар, ноталы җыр җыентыклары, хәтта баянда уйнаучылар өчен пьесалар җыентыклары да бар.

Классиклар әсәрләрен татар телендә генә түгел, русчасын да табарга була. Балаларга татар халык әкиятләрен, Пушкин әсәрләрен татар-рус телләрендә укырга мөмкин. Хәзерге китаплар бик матур, яхшы кәгазьдә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Төрле яшьтәгеләренең күңеленә ошарлыклары бар.

Фондта җирле авторларыбызның китаплары бик аз әлегә. Мин өлкәбез шагыйрьләре, язучыларыбызның, галимнәребезнең үз китапларын бүләк итүләрен сорар идем. Тагын да газета укучылар өй китапханәләрендә булган татар китапларын да алып килә алалар.

Китапханәдә укучылар игътибарына 15 мең китап тәкъдим ителә. Килүчеләр өлкәбезнең “Яңарыш” татар газетасын, “Сөембикә” журналын, Бөтендөнья татар Конгрессының “Халкым минем” газеталарын яратып укыйлар. Әле киләсе ел өчен боларга өстәп “Мәдәни җомга” газетасына да язылдык.

- Китапханәң бик матур, уңайлы, җылы, Луиза.

- Без шәһәр китапханәсенең 28 филиалының берсе. Елдан артык вакыт эчендә спонсорлар табып, косметик ремонт ясаттым, җитәкчеләр яңа өстәл, урындыклар, диван алырга мөмкинлек бирделәр, матур итеп бизәдек. Әле икенче як бүлмәләрдә күңел биреп эшләп булмый. Анда да төзекләндерү өчен ярдәмчеләр таптым. Тиздән эш өчен мәйдан киңәячәк. Болай безнең системада чиратлап һәрбер китапханәгә ремонт ясыйлар, тик аны күпме көтеп утырырга кирәк.

- Син укучыларга китаплар бирү белән генә шөгыльләнмисең бит монда, чөнки сөйләшкәндә, Кугалы өчен китапханә мәдәният үзәге дә, дигән идең.

- Әйе, поселокта мәдәният йорты юк. Безнең китапханә мәдәният үзәге ролен үти. Шуңа күрә, безнең монда төрле чаралар үтә: түләүле дә, түләүсез дә. Шуны истә тотып мин килгән елны ук мәктәпкә әзерлек төркемен булдырдым. Аны көчле, зур тәҗрибәле укытучы Зәйтүнә Газиз кызы Хәбибуллина алып бара. Үзе ММС поселогыннан килеп йөри. Яхшы нәтиҗәләрен ишетеп белеп, безгә ММСтан, Мыстан, Ватутинодан, Заречье микрорайоннарыннан, хәтта Максим Горький урамыннан да балаларны алып киләләр. Безнең түгәрәкләр бик уңайлы көннәргә куелган: шимбә һәм якшәмбегә. Түләү ягы да шәһәр үзәгенә караганда арзанрак. 3 дәрес өчен 300 сум түлиләр. Быел октябрь аеннан Гөлнәзирә Мөстәкыймова җитәкчелегендә “Урал бизәкләре (роспись)” түгәрәге эшләп китте.

Ноябрьдән башлап татар телен өйрәнү курслары ачабыз. Аны зур стажлы укытучы Мәдинә Уразмәтова алып барачак. Барлык теләүчеләрне шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтә татар теле дәресләренә, 15.00 сәгатьтә “Урал бизәкләре” түгәрәгенә көтеп калабыз.

- Луиза ханым, авыр түгелме соң яңа юнәлештә, яңа эш вазыйфасында эшләү?

- Юк, киресенчә, үз һөнәрем миңа бу эштә бик тә кирәкле булып чыкты. План буенча безгә еш кына төрле чаралар үткәрергә туры килә. Аларга тиз арада сценарий төзеп, артистлар, җырчы-баянчылар табып, үзем алып барам. Ветераннар советы белән бергә эшлибез, гадәттә алардан – өстәл әзерләү булса, миннән – мәдәни программа. Шулай ук мәчет, мәктәпләр, балалар бакчалары, госпиталь-поликлиникалар белән бергә-бергә зур эшләр башкарабыз. Читтән, җирле осталарны бергә кузгатабыз. Быел 8 март бәйрәменә багышланган кичәгә Талымхан авылыннан Ислам абый Сафин җитәкчелегендәге “Вак бәлеш” балалар төркеме килеп поселыгыбыз халкына бик матур фольклор күренешләре күрсәтеп киттеләр. Шулай рәхәтләнеп, бар күңелемне биреп, рухланып эшлим.

Хәзерге көндә яңа китапханәче килү дә бик ярдәм итә. Фатыйма Ишимова 10нчы татар китапханәсеннән бирле шул эштә, бик тәҗрибәле, акыллы ханым. Ул китаплар белән бәйле бар язу-сызуны алып бара.

- Луиза ханым алдагы планнарыгыз белән уртаклашмассызмы икән?

- Киләчәктә монда вокал түгәрәге, туган якны өйрәнүчеләр клубы оештырырга, поселыгыбызның тарихына кагылышлы музей да ачарга уйлап торам. Биредә милли юнәлештә дә эшләргә уңайлы булачак. Әкренләп чын-чынлап мәдәни учак булдырырга планлаштырабыз. Дөресен әйткәндә, идеяләр, планнар шактый күп, аларны барсын да тормышка ашырырга язсын иде!

- Зур, изге эшләргә керешкәнсез, афәрин. Уңышларыгыз артып торсын!

Кугалы (Матмасс) микрорайонының Пражская урамындагы 41нче йортта урнашкан 18нче китапханә һәркемне үзенә кунакка чакыра, кызыклы түгәрәкләргә дәшә. Белешмәләр өчен телефон номеры: 45-91-04. Рәхим итегез!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума