Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский район вошел в сотню лучших муниципалитетов России. Төмән районы делегациясен Кырымда узган муниципаль хезмәттәшлекнең IX форумында югары бәяләделәр. Район башлыгы Светлана Иванованы һәм 4 муниципаль оешманың җитәкчеләрен “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм Намус” мактаулы алтын билге белән котладылар. Форумның оештыручылары регионның инвестицияләрне җәлеп итү, шулай ук казнаны формалаштыру буенча тәҗрибәсен югары бәяләделәр.

* * *

В АПК Тюменской области анонсировали уникальный инвестпроект. Түбән Тәүде районында шампиньон гөмбәсен җитештерү буенча промышленность оешмасы төзү планлаштырылган. Комплекс елына 2 мең тонна продукция җитештерәчәк. Аны төзү өчен 6,5 гектар җир бүленгән. Бүгенге көндә проект документлары әзерләнә. Моннан тыш 2 технологик скважина урнашкан, төзү эшләре өчен территорияне әзерлиләр. Оешмада 20 кеше эшләячәк.

* * *

В Тюмень приедут скалолазы из 28 регионов страны. 2-9 ноябрь көннәрендә Төмәннең Җиңелатлетик манежында кыяга менү буенча Россия беренчелеге узачак. Чарага илнең 28 регионыннан 250дән артык спортчы киләчәк. Алар күп төр ярыш (многоборье) буенча көч сынашачаклар. Ул - махсус дисциплина, монда спортчылар тизлеккә менүдә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Ярышларда Төмәннән 34 кыя тауга менүче катнашачак.

* * *

Тюменцы собрали почти 240 тысяч тонн картофеля. Төмән өлкәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары арасында крестьян-фермер хуҗалыклар һәм индивидуаль эшкуарлар бәрәңге алуны тәмамладылар. Тулаем җыю 240 тонна тәшкил итте. Мондый уңышны аграриилар 8 862 гектар мәйданнан алдылар. Уңыш – гектардан 271 центнер. Бүгенге көндә 22 тонна бәрәңге реальләштерелде. Калганын кышкы саклауга салдылар. 2018 елда бәрәңге алуны өлкәнең 48 хуҗалыгы башкарды.

* * *

В Тюмени вручили губернаторские стипендии. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 89 студентка, югары һәм урта уку йортлары аспирантларына стипендиат исемле таныклык тапшырды. Аларның кайберләре губернатор кулыннан мондый бүләкне беренче тапкыр гына алмады.

* * *

Тюменские поисковики подняли останки 264 солдат Красной Армии. 1988 елны регион территориясендә беренче эзләнү отряды барлыкка килүгә 30 елдан артык вакыт үтте. Шуннан бирле активистлар ел саен язын һәм җәен “Хәтер Вахтасы”на баралар. Көзен һәм кышын алар исемнәрне яңадан барлыкка китерәләр, шулай ук табылган солдатларның мәетләрен туганнарына тапшыралар. 2018 елда Төмән өлкәсеннән 15 эзләнү отряды китте. 150гә якын эзтабар Западнодвинск, Ржев, Тверь, Старорусск, Новгород шәһәрләре районнарында эшләде.

* * *

В МСЧ “Нефтяник” откроется неврологический центр. Монда Төмән санаторияләрендәге кебек профилактик һәм реабилитация үзәкләрен кабатлау булмаячак. Үзәк төрле җитди операцияләр кичерүчеләргә, шулай ук ми кан йөреше зарар күрүдән, нейротравмалардан газап чигүчеләргә исәпләнгән. Үзәктә стационар шартларында пациентларны нәкъ тиз арада торгызу белән шөгыльләнү көтелә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836