Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Па-На-Ма” сәүдә үзәгендә чәк-чәк бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

44-1Октябрь ае башында 12 нче халыкара “Чәк-чәк Party” акциясе дулкыны бөтен дөнья буйлап агылды. Гадәт буенча, бу көнне акциядә катнашучылар кунакларны татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк белән сыйлыйлар. Әлеге ризык татар һәм башкорт халкының үзара милләтләрне берләштерүче һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклаучы визит картасына әйләнде. Бу чарага Төмән шәһәре дә кушылып, үткән атнаның шимбәсендә шәһәрнең татар мәдәният үзәге оештыруында, “Tupperware” матди ярдәме белән “Па-На-Ма” сәүдә үзәгенең беренче катында “Чәк-чәк-2019” бәйге-күргәзмә үтте. Бәйрәм чарасын бүгенге көндә мәдәният үзәгендә практика узучы мәдәният һәм сәнгать институты студенты Эмиль Юсупов алып барды.

Ул халыкны бәйгедә ярышучы аш-су осталары белән таныштырды. 1 катнашучы – “Дуслык” гаилә кулинариясе вәкиле Дамир Айзәтуллов. 2.5 ел эчендә әлеге оешма Төмәннең камыр ризыклары яратучыларының чын дустына әйләнеп өлгерде. Биредә эшләүчеләр теләсә нинди заказ кабул итеп, туган көннәрдән алып, никах мәҗлесләре, туй табыннарын бизәргә һәрвакыт әзер. Төмән транспорт технологияләре һәм сервис колледжы студентлары тулай торакта уртак көч белән пешергән зур чәк-чәк тәкъдим иттеләр. Ә җитәкчеләре 18 яшьлек Каскара егете Руслан Хәсәнов булды. 3 нче номер белән күптән түгел шәһәрнең Немцов урамында ачылган “Хәят” (“HAYAT”) ресторанында көнчыгыш кухнясын тәкъдим итүче Аяна Балдина чыгыш ясады. Гүзәл Мурзина 9 ел туй, никах, юбилейларга профессиональ дәрәҗәдә чәк-чәк, бавырсак, урамалар пешерә. Аның ризыкларының төп сере – бары табигый продуктлар гына. Һәм тагын бер бик мөһим ингредиент – яхшы кәеф. Аның ризыкларын бирегә Илсөяр Галеева алып килгән. “Чәк-чәк–2013” бәйгесендә җиңгән Кәсирә Юмашева быел тагын үзенең осталыгын сынап карарга булган.

   Аш-су осталары пешереп китергән берничә ризыклары белән якыннан таныштырып, нинди рецепт буенча әзерләгәннәрен сөйләделәр, чараны алып баручы биргән сорауларга җавап бирделәр. Аннары кунаклар ярышучыларның милли ашларыннан авыз иткәннән соң, иң тәмлесен билгеләделәр. Җыелган жетоннарга карап, “Иң яхшы гореф-гадәтләр буенча әзерләнгән чәк-чәк” исеме Кәсирә Юмашевага бирелде.44-2 “Эксклюзив чәк-чәк” исемен Руслан Хәсәнов алды. “Тәмле чәк-чәк” дип Гүзәл Мурзинаныкы билгеләнде. “Иң матур чәк-чәк” Дамир Айзатулловныкы булды. Ә беренче урынга “Хәят” рестораны продукциясе чыкты. Бәйге барышында чарага ямь өстәп татар мәдәният үзәге җырчылары – Марат Вәлиев, Лида Шәрипова, Ангелина Азеян, Полина Довнорович, Анастасия Кузьминых, Юлия Косых, Илья Демаков моңлы җырлар башкардылар. Тамашачылар “Аккош” бию студиясе кызларының матур биюләрен карап сокландылар, “Әпипә” уен кораллары ансамбле осталарының башкарган көйләрен яратып тыңладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836