#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменская область вышла на первое место по урожайности овощей в России. Бу күрсәткеч бер гектардан 490 процентны тәшкил итте. Яшелчә 69,6 мең тонна җыелган. Иң күп уңышны Упорово һәм Төмән районнары алды: 25,4 мең тонна. “Мальковское” оешмасы гектардан 787,6 центнер уңышка иреште. Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулаем уңышы уртача 1 млн 626,7 мең тонна, уңыш – гектарыннан 24,5 центнер. Урып-җыю кампаниясе регионда төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклар 140 мең тонна печән, 291 мең тонна силос хәстәрләделәр.

* * *

Валовый сбор картофеля в Тюменской области достиг 253 тысяч тонн. КРиММ агрофирмасы кырларыннан 121,6 мең тонна җыелды. “2018 елда күрсәткеч 103 мең тоннага тиң иде. Сизелерлек үсеш мәйданнарны арттыру исәбенә түгел, ә туфрак белән эшләү, сугару, минераль ашлама кертү, бәрәңге җитештерүдән технологик алымнарны камилләштерүдән булдырылды. Гектардан 305 центнер уңыш алынды. Бу Урал федераль округында иң югары”, - дип сөйләде регион башлыгы урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

В Тюменской области завершился проект “Тюменское лето в Крыму”. Төмән өлкәсеннән килгән ике меңгә якын кешенең 1,1 меңе балалар булды. Ял Кырым Республикасының Кара диңгез районы базаларында “Кырымда Төмән җәе” проекты кысаларында “Ана һәм бала” юлламалары буенча оештырылды. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Кара диңгез районы башлыгы Людмила Глушко губернатор Александр Моорга күрсәтелгән методик һәм практик ярдәм, дустанә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү, нәтиҗәле эш һәм Кырым Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүгә 5 ел тулу уңаеннан рәхмәтен белдерде.

* * *

Тюменская область – территория детского туризма. Өлкә балалар мәдәни-мәгариф туризмы үсеш ала. Аңа регионара балалар һәм гаилә туристик маршрутларын үстерүгә Төмән өлкәсе, Югра һәм Ямал закон чыгаручылары, башкарма хакимият органнары булышлык күрсәтә. Күп балалы һәм аз керемле Төмән укучыларын тәшкил иткән төркемнәр Тубыл, Сургут, Когалым, Пуровск шәһәренә юл алачак. Югра һәм Ямал сабыйлары – көньякка. Турларның озынлыгы ике көннән алып өч көнгә кадәр. Туристик төркемнәр составына медиклар һәм укытучылар керә.

* * *

В Тюменской области продолжается подключение социальных объектов к сети интернет. “Мәгълүмат инфраструктурасы” өлкә проекты кысаларында Төмән регионының социаль әһәмияткә ия объектларын интернет челтәренә тоташтыралар. Эшне “5ДжиВайФай” компаниясе башкара. Төмән районының бер авыл хакимиятендә һәм ике мәктәбендә интернетка тоташтыру эшен башладылар. Ел азагынача югары тизлекле интернетка 246 объектны тоташтыру планлаштырылган.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836