Материалы

Рамазан бабае истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

44-1СССРда 1930 нчы елларда крестьяннарны әзерлекләү сәясәте башлана.

1930 елның 2 февралендә кимсетелгән, барлык әйберләре тартып алынган крестьяннарны - “сыйныф буларак кулакларны” бетерү буенча чаралар турында ОГПУның (аерым дәүләт политик идарәсе) махсус боерыгы чыга. Аларны төньякка, Себергә һәм башка ерак районнарга күчерәләр. Күпләренең язмышы фаҗигале була. Репрессияләнгән крестьяннарның гаиләләре дә күп газап чигәләр, аларның балалары махсус белем алу хокукыннан мәхрүм ителә. Репрессияләр 50 нче елларга кадәр бара, 10 миллионнан артык кешегә “кара тамга” тагыла.

Хәтер көне уңаеннан Төмәндә яшәүче милләттәшебез Рәйханә Хәбис кызы Әюпова белән очраштык.

- Исемдә калганнарны тулысынча сезгә сөйлисем килә, минем өчен барысы да мөһим. Йөрәгем, бәгырем белән тойганнарымны сезгә тапшырам. Яшьләр өчен гыйбрәт булсын, бу бит тарих, - дип сүзен башлады ул.

- Әнием яктан токымыбыз: әниемнең сөйләгәне буенча, карт бабаем – Хәмит Ижбулаев тумышы белән Тубыл районы, Торбы авылыннан. Вагай районы, Юрмы авылына килеп, мәчеттә имам вазифасын үти. Анда карт әбиебез Хәфисәгә өйләнә. Бу вакытта мәчетләр Юрмы, Әшле авылларында була. Безнең Хәмидә әбиебез 1890 елда туган. Әбиебездән соң дүрт уллары туа: Муса, Тәкәү (Тәкыйулла), Зыя (Зыятдин), Айсәтдин.

Бабаем (олыатам) – Рамазан Бикбаул улы Ниязов Малцын мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 3-4 егет белән практика узу өчен Юрмыга җибәрелә.

Әбием – Хәмидә Ижбулаева белемне Торбы мәдрәсәсендә ала. Рамазан бабаем аны ничек өйләндерүләрен сөйләргә ярата иде. Хәмидә әбием әнисе белән Торбыдан кайткач, Хәмит карт бабаебыз яшьләргә әйткән: “Коръәнне укып күрсәтегез әле, кем иң яхшы итеп укый, шуңа кызымны кияүгә бирәм”. Карт бабаема Рамазан бабаемның Коръән укуы нык ошаган. “Рамазан, мин кызымны кияүгә сиңа бирәм, иртәгә яучылар белән килегез”, - дигән ул. “Мин куркып: “Кодалауга килерлек беркемем юк”, - дип әйттем Хәмит имамга, - дип сөйли иде бабаем.

Рамазан бабай кыз сорарга дус малае белән килгән. Әбиебезне цымылтык (чыбылдык) эченә утыртканнар. “Ул берәй нинди имгәк булыр, имам кызын үзе биргәч, кире кагарга уңайсыз”, - дип уйлаган егет. Кызның әти-әнисе башка бүлмәгә чыгып киткәч, бабайның дусты аны карап өлгерә. “Шәп!” – дип әйтә.

1918-1920 елларда Рамазан бабаем шулай Юрмыда яшәп кала. Чама белән шушы елларда Хәмит карт бабаем карт әбиемнең племяннигы, бертуган абыйсының улы Хәннән Мусинның чакыруы буенча гаиләсе белән Яркәү районы, Ваңгы авылына күченә.

Крестьяннарны, шулай ук дин әһелләрен эзәрлекләү, репрессия еллары башлана. 1930-1931 елларда безнең бөтен ирләрне алып китәләр: Хәмит карт бабаемны, 4 улын, Рамазан бабаемны. Алар башта барысы да Тубылда зинданда утыралар. Карт бабайның олы улын Обдорск (Салехард) шәһәренә озаталар, ул анда яшәп кала. Хәмит карт бабай белән 3 улы сөргеннән авылга кайталар.

Рамазан бабаем бик күп себер татарлары белән Кырымга эләгә. “Миңа ул вакытта 12 яшь иде, әнием 6 бала белән калды. Йортыбыздан бөтен әйберне алып чыктылар, сандык белән киемнәребезгә кадәр тартып алдылар. Ач-ялангач калдык, әнине һичкая эшкә алмадылар”, - дип әрнеп, күз яшьләре белән сөйли иде әни.

Карт әби һәм әбиебез балаларны алып, Ваңгыдан Юрмыга карт әбинең туганнары янына киләләр. Әбиебезгә “халык дошманы” буларак, бу авылда да эш бирмиләр. Әмма монда 1936 елда бабаебыз кайтканчыга кадәр, әбиемнәргә туганнары булышкан.

“Кырымда барлык сөргенгә эләккән татарларны Төркиягә йөк ташу эшенә куйдылар. Пароход зур, озынлыгы бер чакрым булыр. Бер ай буена аңа Россия байлыгын (бодай) төядек, аннары бер ай Төркиягәчә йөздек. Төркия – олы, бай ил. Анда ярлылар юк, һәр җирдә кояш, хозурлык. Ирләр хат аша хатыннары белән балаларын чакырттылар. Без аларны анда күчердек. Мин гаиләмне чакырта алмадым, чөнки тормыш иптәшем кечкенә 6 бала белән калды. Юлда сабыйларны югалтыр, үзе дә югалыр, дип курыктым”, - дип сөйләгән иде олыатам.

Пароходның Төркиягә икенче тапкыр килүендә, бабай якташларының гаиләләре белән монда исән-имин урнашуларын, киенүле, тук тамаклы булуларын күрә. Күченеп килүчеләргә яшәргә фатир, азык биргәннәр. 4-5 елда шулай бик күп татар гаиләләре Төркиягә күченгәннәр.

Бабаем сөргеннән Ваңгыга кайта. Өйләрен ятлар сүтеп киткәннәр, кура буш була. Бабай ярымземлянка салып, гаиләсен шунда алып кайта. Янәшәдә яңа йорт торгыза.

Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Бабайны Төмәнгә хезмәт армиясенә алалар. Гаилә шушы өйдә яшәп кала, мин дә анда туганмын. Мин сугышны гына хәтерлим. Бабаем хезмәт армиясеннән кайтканында миңа 2 яшь булгандыр. Шуннан бирле мин аннан аерылмыйм. Күлгәме, урмангамы барса, мине үзе белән ала иде. Каен тузыннан ясалган тартмага утырта да, күлгә балык тотарга китәбез. Күл наратлыкта, 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Кичен ау корабыз, анда күп үрдәкләр эләгә. Иртән авылдан балыкка дип бала-чага килә. “Избушка”да җәй буена икәү яши идек. Әби кече кызы белән килә, ул миннән 3 яшькә генә олы иде. Әби мунча яга, камыр ашлары пешерә. Кайбер вакытта безнең белән бабайның шушы кече кызы да кала. Мин “избушка”да еш үзем генә калгалый идем. Һич курыкмадым, чөнки күршедә ялгыз Сәгадәтдин бабай яшәде, ул миңа “күз-колак” булып торды. Рамазан бабаем һичнидән курыкмаган, миңа догалар өйрәтте. Берзаман, иртә белән тордым, бабай юк, “Тәкъбир” дип кычкырдым да, күлгә йөгердем. Олыатам анда балыкларны күреккә (загон) чыгара икән.

Бабай намаз укыганында аңа кушылып мин дә өйрәнәм. Аллаһы Тәгаләгә ышану, аны ярату шулай балачактан калган. Әлһәмдүлилләһ! Ходай Тәгалә кушканнар белән тәрбияләве өчен бабаема рәхмәтлемен. Мин пионер, комсомол булдым, коммунистлар партиясенә кермәдем. Бабаемның авыр язмышыннан соң, әнием, партия турында уйлама, диде. Әни гражданнар сугышын кичергән. “Аклар килә, кызылларны үтерә, кызыллар килә, акларны юк итә”, - дип сөйли иде ул. Әтиемнең олы абыйсы Усманны кызыллар үтергән, чөнки кемдер аны ак дип дәлилләгән. Үлгәч кенә партбилетын тапканнар. Беркем син нинди партиядә дип сорап тормаган, әләк бар, үтерергә кирәк.

“Бернинди партиягә керергә кирәкми, кем белгән, дошманнар тагын килеп чыксалар. Болай тынычрак”, - дип әйтә иде әни.

Рамазан бабаемның гел кызлар туган, дәвамчысы булмаган. Бердәнбер улы сугыштан соң коммунистлар партиясенә кергән. Мин, аның оныгы, ике тапкыр Хаҗга бардым. Мин инде карт, Аллаһы Тәгаләдән оныклар яисә нәбәрәләр арасында дин юлында йөрүче дәвамчыны сорадым. Хаҗдан икенче тапкыр кайткач, племяннигым телефоннан шалтыратты: “Апай, мин намазга бастым”, - диде. Ул бертуган сеңелемнең улы – Вилдан Карымов. Аллаһы Тәгалә дәвамчыны бирде, хәзер күңелем тыныч. Сеңелем - күп балалы ана, - дип сөйләде Рәйханә апа.

Репрессия корбаннары илебезнең тарихында ак тап булып тора. Мәрхүм булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын. Дөньялар имин торсын, кайгы-сугышлар булмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума