Материалы

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә старт алды

последние и лучшие новости искусства в мире

44-1Узган 2020 елга илдә яшәүчеләрне исәпкә алу планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе бу чараны күпмедер вакытка кичектерергә мәҗбүр итте. Быел 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр, ягъни бер ай дәвамында Бөтенроссия халык санын исәпкә алу үтә. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра алалар.

Кампаниянең беренче көнендә үк Россия Президенты Владимир Путин шундый мөмкинлектән файдаланды.15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “Халык санын алуда катнашу” хезмәте порталы стандарт яки расланган хисап язмасы булган барлык гражданнар өчен дә ачык.

Нәрсә соң ул халык санын исәпкә алу? Бу көннәрдә бездән яшебез, милләтебез, гаилә хәлебез, белемебез, керемнәребез һәм башка нәрсәләр турында сорашачаклар. Ягъни һәр кешегә зур булмаган анкета тутырылачак.

4085 халык санлы һәм 1867 йортлы Төмән районының Шыкча авылында ике көн эчендә 7 исәпкә алучы 76 йортны узып, 259 кешене исәпкә алдылар. Бу чараның ничек үтүе турында контролер Гөлфия Әхмәтҗановадан белештек.

– Гөлфия, әйтегез әле, безнең авыл халык санын кемнәр һәм ничек санаячаклар?

– Әйе, әзерлек эшләре тәмамланды дип әйтә алабыз. Җанисәптә 1 контролер, 7 исәпкә алучы, 1 инструктор эшлиләр, ягъни 9 кеше катнаша.

– Исәпкә алучыны ничек танып була?

– Халык санын исәпкә алучының фирма атрибутлары булачак: фамилия күрсәтелгән таныклык, халык санын алу символикасы төшерелгән шарф. халык санын алу символикасы төшерелгән сумка, махсус исәпкә алу программасы белән планшет, исәпкә алучының санитар гигиена чаралары - битлек, перчаткалар булырга тиеш. Әгәр дә исәпкә алучы икәнлегенә шикләнгән очракта, якындагы исәпкә алу участогына яки участок полиция хезмәткәренә шалтыратып белешеп була.

– Исәпкә алучы өебезгә киләчәкме?

–18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стацианар исәпкә алу участоклары эшли. Исәпкә керү өчен һәркем шушы участокка үзе килә ала. Исәпкә алу участогы Шыкча авылы администрациясенең икенче катында бүленеп бирелгән аерым бүлмәдә урнаштырылган, анда барлык эш шартлары тудырылган. Шимбә һәм якшәмбе көннәрдә стационар пунктта 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр исәпкә алучылар дежур торалар. Бу вакытка килүегезне һәм анкета үтүегезне үтенәбез. Кемдер бит исәпкә алучы белән очрашырга теләмәскә яки өенә китерәсе килмәскә дә мөмкин. Шушы көннәрдә мондый күңелсез мизгелләр күп очрады.

Исәпкә алучылар 18 октябрьдән башлап илебездәге кеше яшәгән һәр бинаны йөреп чыгачаклар. Алар участокка килеп, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша исәпкә кермәүчеләрне язып алачаклар.

– Электрон исәпкә алудан да файдаланырга мөмкинме?

- Мөмкин генә түгел, кирәк тә. 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы”нда “Халыкны исәпкә алуда катнашу” дигән хезмәттән файдаланырга мөмкин булачак. Шулай ук Бөтенроссия халык санын алуны узу QR-кодын раслаячаклар. Үзеңә һәм бер өйдә яшәүчеләргә исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра аласыз (шул исәптән мобиль кушымта ярдәмендә). Кешеләрне даими яшәгән урыннары буенча исәпкә алачаклар.

– Гөлфия, без пандемия чорында яшибез, кайберәүләр чир йоктырудан куркып, яисә үзбикләнүдә булып, исәпкә алучылар белән аралашудан баш тартырга мөмкиннәр бит...

– Шуңа күрә Роспотребнадзорның ковидны кисәтү буенча таләпләрен үтибез: халык исәбен алучылар битлек һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта исәпкә алучыларны җыйганда, Covid-19 вирусына иммунитеты булган кешеләргә, прививка ясатканнарга өстенлек биргәннәр. Кабатлап әйтәм, шикләнгән авылдашларның Дәүләт хезмәтләре порталына кереп исәпкә алынырга, яисә стационар пунктка килүләре сорала.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар һәм түземлек телибез.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума