Материалы

Чикләүләр артты

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә 2021 елның 31 декабренә кадәр COVID-19 таралуына юл куймауга бәйле рәвештә, югары әзерлек режимы кысаларында кертелгән чикләүләр озайтылды. Төмән өлкәсе хөкүмәтенең тиешле карарына кул куелды.

2021 елның 23 октябреннән 31 декабренә кадәр җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүче юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә 24.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтү тыела.

2021 елның 25 октябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр 18 яшькә җитмәгән затларга сәүдә үзәкләрендә бары тик ата-аналар яки башка законлы вәкилләр белән генә йөрергә рөхсәт ителә.

2021 елның 15 ноябреннән 18 яшькә җиткән гражданнарга театр, кинотеатрлар, концерт залларына, цирк, спорт объектларына керү соңгы 12 ай дәвамында COVID-19 вакцинациясе булуын рәсмиләштергән QR-код яисә соңгы 6 ай дәвамында COVID-19 авыруын раслаучы медицина документы, шулай ук гражданның шәхесен таныклаучы документ булганда рөхсәт ителә.

Шулай ук регионда 2021 елның 31 декабренә кадәр Төмән өлкәсе дәүләт хакимияте башкарма органнарында гражданнар һәм оешмалар вәкилләрен шәхсән кабул итү туктатыла. Илдәге шикелле үк 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре дип исәпләнә.

Өлкә хөкүмәте сайтыннан Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума