Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Һәр елны 30 октябрь көнне сәяси репрессияләнгәннәр көнен билгеләп үтәләр. Һәр гаиләдән диярлек корбаннар булган. Миллионнарча кеше һәлак булган. Аларны «халык дошманы» дип кулга алганнар. Күп балалы әтиләрне, әниләрне атып үтерәләр.
Яркәү районындагы Бурбар авылыннан да 18 ир-атны кулга алалар. Балалар елап калалар. Бурбар хатыннары, ирләрен, әтиләрен көтеп-көтеп, түзәрлек хәлләре калмагач, икмәк пешереп, биштәрләрен аркаларына асып, Тубылга кадәр 100 чакрымны җәяүләп китәләр. Төрмәне табып, тәрәзәне шакыйлар, каравылчы форточканы ачып: «Аларга бернәрсә дә кирәкми», - дип ябып куя. Хатыннар елап-елап, кирегә юл тоталар.
Кулга алынганнарның күбесе җәзаларга түзә алмыйлар. Кыйнамасыннар өчен, үз-үзләренә «яла ягып» кул куялар. Төрмә камераларының стеналарында кан белән тырналып язылган имзалар калган. Корбаннар бер генә нәрсәне телиләр: «Бирегә эләккәннәрнең яшәве һәм үлеме турында киләчәк буыннар белсеннәр».
Күп корбаннар ике тапкыр репрессияләнгән. Бурбар авылыннан Ильяс бабай Мөхәммәтов (Мирхәлилов) шундыйлардан иде. Ильяс бабайның кулы һәрнәрсәгә оста була. 1930 елның февралендә Ильяс Мөхәммәтовны талыйлар, үзен гаиләсе белән авылдан куалар. Ул Агалья дигән авылга урнашырга тырышып карый. Монда да аңа тыныч тормыш бирмиләр.
Ильяс бабай, Агальяда яшәргә бирмәячәкләрен аңлап, балаларын чанага утырта һәм хатыны белән яшәргә яңа урын эзли башлый. Иевлево авылы халкы Ильяс бабайны бик җылы каршы ала. Балалары – Тәлгать, Роза, Әхмәт, Абилә яхшы укыдылар, әниләре Сафия апа да уңган хатын иде. 1937 елда Ильяс бабайны кулга алалар, башка меңнәрчә әсирләр белән бергә атып үтерелә.
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).