Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яхшы гаиләләр янәшәдә» проекты кысаларында, Әтиләр көне белән котлап Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре ветеран-колхозчы, үзенең 85 яшен бәйрәм итәргә җыенучы Рәшит абый Галиев гаиләсенә кунакка килделәр.
Рәшит Хәйрулла улы 1939 елда Ялутор районы, Аксарай авылында Мәликә һәм Хәйрулла Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Әтисе аның «Искра» колхозы рәисе була, кызганычка каршы, ул бик яшьли үлеп китә. Әнисе балаларын алып Кулик авылында яшәүче әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Һәм ул 3 баласын ялгызы тәрбияләп үстерә.
Рәшит Хәйрулла улы авыл җидееллык мәктәбен тәмамлап, колхозда йөкче булып эшли башлый. 1958 елның 5 октябрендә армия сафына чакырыла, хезмәтен Мәскәү өлкәсендә үти. Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Ялутор авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен алып чыга. Егет бик теләп укый, укытучылар һәм техник белем бирү осталары биргән белемнәрен күңеленә сеңдерә бара.
Рәшит абый 30 елга якын колхозда тракторчы, комбайнчы, механик, трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Крестьян язмышы беркайчан да җиңел булмаган. Яздан көзгә кадәр, аннары кыш буе авыл механизаторының эше киеренке була. Киров исемендәге колхозның данлыклы хезмәтчәне югары күрсәткечләргә ия була, бирелгән нормаларны даими арттырып үти, үзенең белеме, тәҗрибәсе һәм осталыгын яшьләр белән уртаклаша.
Рәшит Хәйрулла улы җәмәгать эшләрен дә алып бара, Ялутор районы хезмәт ияләре депутатлары Советы һәм Рауды авыл Советы депутаты була. Колхозның алдынгы тракторчысы - үз эшенең остасы, дисциплиналы, югары квалификация `һәм белемле хезмәткәр намуслы хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен берничә мәртәбә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә, муниципалитетның 100 еллыгына истәлекле медаль тапшырыла. 1973 елның 10 декабрендә Бөтенсоюз социалистик ярышларында ирешкән зур уңышлары өчен аңа «Социалистик ярышта җиңүче» исеме бирелә. Шул ук елның 11 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән ул «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены һәм 1976 елның 23 декабрендә югары күрсәткечләре өчен өченче дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләнә. 1975 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) көмеш медаленә ия була.
Рәшит Галиевнең гаилә тормышы, күп кенә яшьтәшләренеке кебек үк, кыз белән танышу, очрашу, гөрләп узган туйлар белән башлана. Эш сөючән, чибәр сыер савучы Зафирә Газизулла кызы күренекле тормыш иптәше белән йорт салып, 1964 елның августында өй туе үткәрәләр, бер-бер артлы 4 уллары – Илгиз, Рамил, Әлфрит, Равил дөньяга килә. Әти белән әни аларны балачактан ук өй хезмәтенә өйрәтеп, бакчада эшләтеп, хуҗалыкта ярдәм иттереп үстерәләр. Әмма гаилә бәхете озакка сузылмыйча, барысын зур кайгыга салып, 1991 елда әниләре үлеп китә. Гаилә бу югалтуны бик авыр кичерә, әмма тормыш дәвам итә. Рәшит Хәйрулла улы гаиләсенә җан өреп, Рәхилә Хәмит кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Менә инде 30 елга якын алар бер-берсен кайгыртып, кадер-хөрмәттә, зур тормыш тәҗрибәсе туплап алга атлыйлар. Гомер буе хуҗалык тотып, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Рәхилә апа кәҗә мамыгыннан шәл, шарфлар бәйләп керем ясаганнар, хәзер дә ул бала-оныкларына оекбаш, бияләйләр бәйләп кидерә. Аларның хуҗалыклары һәрвакыт идеаль тәртиптә. Балалары атна саен диярлек кайтып, хәлләрен белешеп, булган хезмәтләренә булышып торалар. Данлыклы юбиляр белән Рәхилә апа балалары өчен яратучан, кайгыртучан әти белән әни, 10 онык һәм 14 нәбәрәләре өчен игелекле, иркәләп сөюче бабай белән әби.
Рәшит Хәйрулла улы зур оештыру сәләтенә ия. Ул мәчетне реставрацияләүгә күп көч куйды һәм 2015 елда авыл халкы, җәмәгатьчелек ярдәме белән Кулик мәчете рәсми рәвештә ачылды.
Мәчет ачылганнан бирле Рәшид абый авылда мулла вазифасын башкара. Хәзер мәчеттә дини йолалар, җомга намазлары, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре, хәтем ашлары үткәрелеп тора. Гали абыйның тырышлыгы белән мәчет авылның рухи-агарту һәм иҗтимагый-дини үзәгенә әверелде. Мәчет Кулик авылының горурлыгы булуда Галиевлар гаиләсенең өлеше зур.
Рәүфә КАНГАЗИНА.