Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аслана күчмә мәдәният комплексы «Бөтенроссия әтиләр көне» проекты кысаларында икенче ел рәттән «Геройның әтисен данлыйк» акциясенә кушылалар.
Шул уңайдан оештыручылар бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрне бәйрәм белән котлауны төп максат итеп куйдылар. Алар Авазбакиева авылында яшәүче Ришат Латыйпов, Илдус Сәйфуллин, Радик Мөстәкыймовка җылы сүзләр җиткереп, теләкләр юлладылар. Артистлар берничә җыр багышладылар, бүләкләр тапшырдылар. Рухланган әтиләр шундый игътибар, хөрмәттән зур канәгатьлек кичереп, батыр улларының фотосурәтләре белән фотога төштеләр.
Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев авыл ветераннар оешмасы рәисе Майнур Зариповага әлеге акцияне оештыруда ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт белдерде.
Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм китапханәче Асия Түлкибаева белән берлектә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребезнең әтиләренә иң җылы сүзләр һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләр бүләк иттеләр, матур җырлар башкардылар. Бу көнне котлау һәм рәхмәт сүзләрен Күлавылда яшәүче Рамил Вагитов, Калмаклар авылыннан Әбүзәр Мөстәкыймов, Кактамактан Илдар Исламов, Мирсат Нурмөхәммәдов тыңладылар һәм бүләкләргә ия булдылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.