Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең Кырынкүл урта мәктәбе ишек алдында «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән тантаналы шартларда «Кырынкүл тарихы - Төмән тарихы» дип исемләнгән истәлек билгесен ачуга багышланган митинг узды.
Һәйкәл үз эченә бай тарих җыйган ачык китап формасында ясалган. Китап битләрендә Кырынкүл авылы урамнарына бирелгән өлкәнең күренекле галимнәре, Бөек Ватан сугышында, хезмәт фронтында, локаль сугышларда катнашучыларның исемнәре, фотосурәтләре һәм кыскача мәгълүмат та урнаштырылган.
Чарада хөрмәтле кунаклар, чик сакчылары ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар һәм авыл халкы катнашты. Тарихи чараны өлкә Думасы рәисе урынбасары Александр Анохин котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Бу эшкә зур бәя биреп ул: «Бүгенге чара уңаеннан бер кызык хәл искә төште. Сладковода эшләгән вакытта мин мәктәпләр буенча укучыларга тикшеренү эшләре уздырып, күренекле якташларны табарга тәкъдим иттем. Бераздан миңа үзем укыган мәктәп балалары туган мәктәбемдә белем алган очучы-космонавт һәм аның Юрий Гагарин белән бергә укыганы турында мәгълүмат туплап китерделәр. Өйгә кайтып әниемнән: «Аны белә идеңме?» - дип сорагач, ул: «Әлбәттә, беләм», - диде. «Ә ни өчен соң бу турыда бер җирдә дә мәгълүмат юк?!» - димен. Бу бик кызганыч хәл! Безнең тирәбездә шундый күренекле кешеләр яши, ә без алар турында бернәрсә дә белмибез. Ә бүгенге чараны мин үзебезнең туган якны белү, өйрәнүгә бер зур адым ясау, дияр идем. Бу эштә сезгә зур уңышлар телим», - дип сөйләде.
Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Владислав Алексеев: «Чынлап та, ил тарихы шундый кечкенә тарихлардан – авыл, район, өлкә тарихларыннан барлыкка килә. Бүгенге көндә башкарылган бу изге эш - ата-бабаларыбыз гомерләрен, сәламәтлекләрен жәлләмичә Бөек Җиңүгә илткәннәре турындагы хәтерне киләчәк буынга җиткерү. «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы өлкә буйлап бик күп истәлек билгеләре, һәйкәлләр ачалар. Алар чик сакчыларына гына түгел, хезмәт кешесенә, Төмән тарихына багышланганнар. Хөрмәтле укучылар, туган як һәм илебез тарихын беркайчан да онытмагыз», - диде. Кырынкүл урта мәктәбе директоры Алевтина Манкаева: «Балалар, һәйкәлдә 24 урам исеме күрсәтелгән. 24 урам – 24 якташыбызга багышланган, аларның күбесе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаганнар. Безнең мәктәп күренекле авылдашыбыз, бөек галим-фольклорчы Хәмит Ярми урамында урнашкан. Аның һәм «Кызыл йолдыз» орденлы Бөек Ватан сугышы ветераны Яхиятдин Тачетдиновның да исемнәре һәйкәлгә уеп язылган. Бүгенге истәлекле көн якты хәтер булып күңелегездә мәңге саклансын иде», - дип чик сакчыларына рәхмәтен белдерде.
«Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов «Һәйкәл кую идеясе бер ел элек барлыкка килде. Аны безгә 52 мәктәпнең хезмәт һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытучы Андрей Ванчугов тәкъдим итте, аны Алевтина Зиннәтулла кызы һәм укытучылар коллективы да кирәкле дип тапкач, өлкә хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Губернатор Грантын откач, без бу идеяне тормышка ашырырга булдык. Ни өчен һәйкәл китап формасында ясалды соң? Чөнки тарих элек-электән язылып барган, аны ачып-ачып укырга, карарга, искә төшерергә мөмкинлек бар. Ә ни өчен һәйкәлне мәктәп территориясенә куярга карар иттек? Чөнки биредә, балалар, сез белем аласыз, сезнең кулда - безнең киләчәгебез. Яшь буын авыл тарихын белеп үсәргә тиеш. Һәм һәйкәл сезгә тарихыбызны исегезгә төшереп торыр», - диде.
Аннары мәктәп җитәкчесе Алевтина Манкаева белән өлкә Думасы рәисе урынбасары Александр Анохин тантаналы рәвештә һәйкәл япмасын ачтылар. Геройларыбызны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Чара Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп торучы «Сүнмәс хисләр» (җитәкчесе Әхтәм Назыров) җыр ансамбленең матур чыгышы белән тәмамланды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: митингтан күренешләр.