Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өлкә губернаторы Александр Моор туры элемтәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төбәк җитәкчесенең бу унберенче туры элемтәсе иде. Һәм ул 2 сәгать тә 18 минут эчендә 170ләгән сорауга җавап биреп өлгерде.

Иң беренче мәгариф темасына тукталды. Быел язын Тубыл районының Овсянниково һәм Вагай районының Карагай авылларында яңа мәктәпләр ачылганын хәбәр итте. Тиздән Вагай районының Казанлы авылында да яңа мәктәп ачылырга әзерләнә. Яңа мәктәпләр төзү һәм ремонтлау эшләре актив бара. Монда агач мәктәпләрне яңарту программасы да уңышлы эшли. Әле ел ахырына кадәр Төмән дәүләт университетының яңа корпусы да ишекләрен ачачак.

44-1Төмән шәһәрендә җәмәгать транспорты буенча да берникадәр проблемаларны хәл итү юнәлешендә эшләр башкарыла: яңа автобуслар сатып алынган, хезмәткәрләрнең эш хаклары күтәрелгән, белем алырга, торак табуга ярдәм итү юллары уйланыла.

Төмән яны торак пунктларында электр челтәрләренең көчәнеше нык артуы, искерүе турында күптән хәбәр итәләр. Шәһәр янында гына яшәүгә карамастан, даими утсыз утырулар үзәккә үткәндер шул. Бу авыр хәлдән чыгу өчен быел күп эшләр башкарыла: трансформаторлар көчлерәккә алыштырыла, электр чыбыклары яңартыла һәм башкалар.

Өлкәдә юллар төзелешенә аерым игътибар бирелә. Хәзер 6 күпер реконструкция этабында. Төрле җирләрдә юллар яңартыла, быел су басу да күп зыян сала.

Су басу йортларны да яшәргә яраксыз хәлгә китерә. Өлкәдә 470 өй зыян күрә, аның 372сенә капиталь ремонт таләп ителә, 92се бөтенләй яшәргә яраксыз дип табыла. Зыян күрүчеләргә 615 млн сум түләүләр бирелгән.

Бүгенге көндә газлаштыру да актив бара. Бу программа буенча 2025 елда Тубыл районының Маслау, Ишим районының Нестерова авылларына зәңгәр ягулык җитәчәк. Аннары Яркәү районының Тархан, Карбан, Кала, Карагай, Кортьегән кебек авыллары газлы булачак. 2028 елга кадәр 98,5 % торак пунктка газ җиткерергә планлаштыралар.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 37 социаль ярдәм булдырылган. Алар мәгарифкә дә, өстәмә белем бирүгә дә, эшкә урнаштыруга да кагылалар, Россия Геройларына, орден алучыларга өй салу өчен җир дә бирелә (яисә 1 360 мең сум тирәсе түләү), торак алу өчен чиратка басарга да була.

Тагын да Төмәндәге реновация программасы белән килеп туган сораулар, Перевалово поселогындагы кызыл түбәле йортлар «шәһәрчегендәге» урамнарның тарлыгы, федераль трассада сулга борылышларның булмавы зур комачаулык тудыруы, Старотобольск трактында юлны киңәйтү, врачларга язылуны озак көтү турында да сорауларга җавап булды.

Һәм тагын өлкә генә түгел, ил өчен авыр мәсьәлә – почта бүлекләренең эшләмәве күпләрне борчый. Алар газ, утка түли алмыйлар, язылган газета-журналлар китерелми. Эш хакы аз, эшләргә килмиләр, дип раслады губернатор һәм теләүчеләрне эшкә чакырды.

Мәктәпләр белән бергә, фельдшер-акушерлык пунктлары да төзелә. Быел 14 ФАП ачылган, яңа җиһазлар алынган.

Туристлар өчен салым кертелмәве, яхшы уңыш җыеп алулары, яңа кампус төзегәндә Гагарин паркына зыян килмәве, Түре елгасы һәм Круглое күле яр буйлары ныгытылуы, мигрантлар турында сөйләде Александр Моор.

- Бүген мин барлык сорауларга да җавап бирмәдем, ләкин берсе дә игътибарсыз калмаячак, - дип вәгъдә итте губернатор.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836