Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2025 елга өлкәбезнең бердәнбер татар газетасына язылу бара. Үзен бөек татар милләте вәкиле дип хис иткән, төбәктәге татар тормышы, кешеләре, вакыйгалар, чаралар турында гел язып торучы, якташларыбызның иҗат җимешләрен бастыручы газета киләсе елга 35 еллык юбилеен каршы ала. Әйдәгез, һәркайсыбыз кечкенә генә бүләк әзерлик әле – ярты ел буе «Яңарыш»ны татарча рәхәтләнеп укып торыйк! Ә өлкәнең көньягында гына халык санын исәпкә алу вакытында үзен татар дип яздырган 96 меңнән артык милләттәшебез яши.
Яздыру ысуллары турында җентекләбрәк язып үтим:
1. Онлайн язылу. Почта России сайты аша регистрация үтеп, ярты ел саен җиңел генә язылып куярга була. Монда төгәл адрес һәм банк картасы, анда 481 сум 38 тиен акча гына булу кирәк.
2. Почта бүлекләрендә яки почта таратучылар аша. Һәм монда почта бүлегенә үзегез килеп алганда (до востребования ысулы белән язылып) арзанракка да төшә – 447 сум 96 тиен. Еш кына авылларда, шәһәрләрдә почта таратучылар булмау сәбәпле, айлар буе газета алмаучылар зарланып шалтыраталар редакциягә.
3. Үзебез яздырабыз. Редакциягә килегез, яки 69-57-60 номерына шалтыратыгыз. Редакциягә килми генә язылу җаен аңлатырбыз.
4. Электрон газетага язылу. Кәгазь вариантны көтеп алу авыр, яки мөмкин түгел икән, pdf-форматтагы газетаны чәршәмбе көнне үк сезнең электрон адресыгызга юллыйбыз. Теләсә кайчан һәм теләсә кайда телефоныгызны ачып укый аласыз. Язылу өчен ярты елга 210 сум акча һәм электрон адресыгыз гына кирәк. Адресыгызны газета почтасына Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. җибәрә яки 3 пункттагы телефон номерына шалтыратып әйтә аласыз. Аннары акчаны кая күчерергә икәнлеген әйтербез.
5. Төмәндә «Урал-пресс» оешмасы аша (белешмәләр өчен телефоны: 63-14-61) язылырга мөмкин.
6. Редакциягә килеп алырга була (ярты елга 180 сум).
Чит төбәкләрдә яшәүчеләргә аерым үзебез җибәрәбез, 6 айга язылу 780 сум килеп чыга.
«Яңарыш»ның индексы ПР750.