Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Лариса Чәмилованың (Бәширова) иҗат кичәсе узды. Җырчыны шатлыклы вакыйга белән укытучылары, коллегалары котладылар. Үзәк директоры Гөлнара Кәримова коллективы исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатын тапшырды. Себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских автономия әгъзасы Лариса ханымга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.
Тубыл районы, Лаемтамак авылында туган, монда мәктәпне тәмамлаган Лариса Мөсаләм кызының язмышы сәхнә, җыр белән бәйле була. Ул мәктәптә укыган елларында концертларда еш катнаша. Абыйсы Әнвәр оста баянда уйный. Лариса мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина училищесына укырга керә. Укыган чорында төрле мәдәни чараларда чыгыш ясый. Укудан соң да себер-татар мәдәният үзәгенең «Ял» ансамблендә җырлый башлый. Ул елларны сагынып Лариса ханым хатирәләре белән уртаклашты: «Минем Тубыл шәһәрендә башлангыч чор иҗатым себер-татар мәдәният үзәге белән бәйле булды. Рәхим абый Тимканов җитәкчелегендә без яңа җырлар өйрәндек, мәдәният үзәге оештырган концертларда катнаштык. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы була иде. Аннары Назалия апа Газиева «Иртеш моңнары» ансамблен оештырды. Ул елларны шәһәр театрында да җырлаган чаклар онытылмый. Себер-татар мәдәният үзәгенә репетицяләргә килә идек. Монда татар моңы, татар җырлары яңгырап торды. Киләчәккә яңа, иҗади планнар корган чор булды. Җитәкчеләребез Әнәс абый Гаитовны, аннары күп еллар эшләгән Сафиулла Ильясовны җылы сүзләр белән искә алам. Без авыллардан килгән татар моңын, татар җырларын яраткан яшь җырчылар «Себер нурлары» ансамблендә җырлый башладык. Ансамбль Динара Әпсәләмова җитәкчелегендә Сабантуй, Рамазан, Корбан бәйрәмнәрендә катнаша иде. Һәр бәйрәмгә төпләп әзерләнә идек. Мин бу ансамбльдә 9 ел җырладым. Ансамблебез, мин үзем дә төрле дәрәҗәле дипломнарга лаек булдык. Татар мәдәнияте белән кызысынучыларның саны елдан ел арта барды.

Аннары шәһәрдә һәм өлкәбездә танылган «Илтус һәм дуслары» вокаль төркеме белән өлкә күләмендә узган чараларда катнаша башладык. Бу төркемдә эшләгәнемә 7 ел булды. Җитәкчебез Илтус абый Уразмәмәтовка рәхмәтлемен. Бу вокаль төркем белән себер-татар мәдәният үзәгендә, өлкәбезнең күп шәһәрләрендә, авылларда матур концертлар оештырабыз. Монда татар теленең патриотлары җыелган. Төрле иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар алдык, дипломнарыбыз, Рәхмәт хатларыбыз да бар.
Гаиләмдә кызым, улым, ике оныгым да татар җырларын, татар сәнгатен яраталар. Мин дөнья мәшәкатьләрен онытып Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи башкарган җырларны интернеттан табып тыңларга яратам», - дип сөйләде.
Лариса иҗат кичәсендә катнашкан укытучылары Заһидә һәм Сөнгатулла Бекениннарга, җырчылар - Хәсән Хучашевка, Нәркиз Нигъмәтуллинга, Илтус Уразмәмәтовка, Зөһрә Тимергалиевага, Миләүшә Ишкуловага, Гомәр Янгучинга, Әлфия Айбатовага, себер-татар мәдәният үзәгенә, иҗат кичәсенең төп оештыручысы - себер татарлары автономиясенә рәхмәтләрен белдерде. Бу чарада себер татар автономиясе әгъзалары: Лариса Чәмилова, Әлфия Майгадарова, Суфия Казукова, Нәсимә Корманова, Фаил Нигъмәтуллин, Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева, Гүзәл Беквалиева, Хәмит Каимов өлкә милләтләр комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ларисаның Тубылда үзган иҗат кичәсендә тамашачылар шыгрым тулы булды.
Лариса Мөсаләм кызы, концертка билетлар сатудан кергән акча МХО фондына юнәлдереләчәк, дип әйтте.
Римма УМИТБАЕВА.