Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Балаларны хөрмәт, дуслыкка өйрәтәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге үзенең 30 еллык юбилеен каршы алды.

Төмән шәһәре администрациясенең мәдәният департаментының балаларга өстәмә белем бирүнең күп профильле мәгариф учреждениесе 1995 елның октябрендә Төмән шәһәренең татар халкы үтенече буенча мәгариф идарәсе каршында оештырыла. Аның беренче исеме: Төмән шәһәренең төрки халыкларының мәдәният һәм иҗат үзәге. Аңа нигез салучы һәм беренче җитәкчесе - филология фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Венера Хәйруллина була. Ул үзәкне аякка бастыруга 18 ел көч куя.

2002 елдан өлкә администрациясе, өлкә үзәгенең күпмилләтле халкы һәм милли иҗтимагый берләшмәләр мөрәҗәгате буенча оешма «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге буларак эшли башлый һәм балаларга туган телләрен, халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү буенча белем бирү хезмәтләре күрсәтә. 2018 елдан бирле үзәкне Гөлнара Сәгыйтова җитәкли.

30 ел буена «Этнос» хезмәткәрләре татар, казах, ингуш, башкорт, кыргыз, әрмән, немец, әзербайҗан, чуваш, украин, чечен һәм төньяк халыклары телләре, мәдәниятләрен саклау юнәлешендә хезмәт куялар. Үзәк шәһәрнең һәм төбәкнең күпмилләтле иҗади мохит үсешенә ярдәм итүче мөһим этномәдәни белем бирү процессы булып тора.

Эшчәнлек юнәлешләре: сынлы, вокал-хор, хореография, театр, декоратив-гамәли сәнгатьләр, Россия халыклары мәдәнияте. Ел саен патриотик, этномәдәни тәрбия, профилактик һәм бәйрәмнәр уңаеннан төрле чаралар оештырыла.

Озак еллар татар балалары җәйге сәламәтләндерү лагерена җыелалар. Тәрбиячеләр беренче тапкыр хореграфия коллективын себер татарлары биюе белән Истанбул шәһәрендә үткән халыкара фестивальгә алып бардылар. Үзәккә йөрүчеләр ел саен шәһәр, өлкә, төбәкара, ил, халыкара фестиваль-бәйгеләрдә катнашалар.

Бәйрәм чарасын алып баручы: «30 ел дәвамында «Этнос» үзәге аңа катнашы булган һәркем өчен аерым «территория» булып тора! Талантлар ачыла, хыяллар һәм омтылышлар тормышка аша, биредә югарылыкка ирешелә. Монда укып кына калмыйлар, монда яшиләр!» – дип юкка гына әйтмәгәндер. Чынлап та 30 еллык тарих меңнәрчә бәхетле язмышларны үз эченә ала. Алар газетабыз битләрендә гел яктыртылып килделәр. Бүген дә монда 1500дән артык бала төрле яктан үсеш ала.

Юбилей көнне кунакка килгән өлкә, шәһәр хакимиятләре вәкилләре, депутатлар юбилярга иҗади үсеш, асылын югалтмыйча һәм яңа биеклекләр алып алга баруын теләделәр.

Милләтара хезмәттәшлекне һәм социаль-мәдәни адаптацияне үстерүгә керткән өлешләре өчен үзәк директоры Гөлнара Сәгыйтова һәм бер төркем педагоглар милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Үзәктә шөгыльләнүчеләр матур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

44-41-25

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: юбилейда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836