#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Без – көчле, бердәм халык

последние и лучшие новости искусства в мире

45-24 ноябрь көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә төрле милләт вәкилләре үз мәдәниятләренең үзенчәлеген, матурлыгын күрсәтеп концерт куйдылар. Халык белән зал шыгрым тулы иде. РФнең Гимнын тамашачылар бергәләп башкарганнан соң, алып баручылар Айгөл Гәрәева, Диана Даутова рус һәм татар телендә бәйрәмнең тарихын сөйләделәр. Тирән мәгънәгә ия булган, илебез тарихын хөрмәт итәргә чакырган концертны “Нур” татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар Зөһрә Тимиргалиева җитәкчелегендә “Илкәем” җыры белән башладылар.

Рус, татар, азәрбайҗан, кырым татарлары телләрендәге җырларны тамашачылар җылы каршы алдылар. Баян моңы, рус, татар, үзбәк, лезгин биюләре бәйрәм концертын бизәде. Җәмилә Әбсәләмова: “Себер-татар мәдәният үзәгендә мин икенче мәртәбә. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт күңелемә бик ошады. Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруындагы җыр, балаларның чыгышлары күңелебезгә бәлзәм булды. Концертның эчтәлеге дә дөрес төзелгән. Күңелләрдә Ватанга карата чиксез мәхәббәт уятты, илебезгә карата нинди генә сынаулар килсә дә, бездә бердәм булып җиңеп чыга алачагыбызга ышаныч туды. Бу турыда алып баручылар дөрес сөйләделәр. Оештыручыларга, үзәк директоры Гөлсинә Ташкеевага, артистларга рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар телибез”, - диде. Тамашачылар арасында 93 яшендәге Фәхернизә әби Гилдеева да бар иде. Ул дөньяга тынычлык теләде, мондый матур чарага олылап чакырулары өчен рәхмәтен, изге теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘ
ИТОВ фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836