Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Мультимедийный исторический парк “Россия – моя история”. 1 ноябрьдә Төмәндә “Россия – минем тарих” исемле мультимедияле тарихи парк ачылды. Ул регионда бердәнбер, Урал федераль округында – икенче. 7 мең квадрат метр мәйданда дүрт масштаблы экспозиция урнашкан. Бөтен яңалыклар мультимедия әйберләрдә (носители) яңа технологияләр кулланып (сенсор өстәлләр, экран, лайтбокслар, интерактив коллаж, планшет компьютерлар) тәкъдим ителә. Өченче катта тарихи кинолар карау өчен кинотеатр урнашкан. Билет бәясе – 150 сум. 18 яшькәчә балалар, югары уку йортлары студентлары, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, пенсионерлар түләүсез керә ала.

* * *

С помощью волонтеров в Тюменской области найдено почти 98% пропавших без вести. Ел башыннан Төмән өлкәсендә эзләү игълан ителгән 157 кеше табылды. Өлкә прокуратурасы хәбәр итүенчә, 2017 елның 9 аенда эзләүнең эффектлыгы 89,2 %ка үсте. Югалучыларның күпчелеген иҗтимагый оешмалар, волонтерлар ярдәмендә беренче ун тәүлек эчендә табалар. Бу көннәрдә хәбәрсез югалган төмәнле Андрей Романов (үлгән) табылды. Аны бер ярым ел эзләделәр. Аня Анисимова әлегә табылмаган, аны 7 ел эзлиләр.

* * *

Тюменская программа “5+” по поддержке личных подворий набирает обороты. “5+” программасын реальләштерүнең барышын регион хөкүмәте президиумы утырышында карадылар. Губернатор Владимир Якушев нәтиҗәгә анализ ясарга кушты. Бу программа актив рәвештә авыл хуҗалыгы производствосына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итүгә чакыра. Губернатор уенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү авыл гаиләләрен стабиль керем белән тәэмин итәргә, регионда кече бизнесны ныгытырга булышачак һәм сөтнең сыйфатын үстерүгә йогынты ясаячак. Программаның төп максаты – сөт җитештерүне, анда катнашучы кешеләрнең керемен арттыру.

* * *

Тоболячка Елена Латыпова стала “Вице Мисс Земля 2017”. Бәйге 3 ноябрьдә Албания башкаласы Тиранада тәмамланды. Конкурста дөньяның 60 кызы катнашты. Икенче урынны алган 23 яшьлек чибәр кыз Елена ярдәм итүчеләрнең барчасына рәхмәтен белдерә. “Мисс Земля” бәйгесе Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) патронажы астында 2001 елдан бирле уздырыла. Төрле илләрдән катнашучы кызлар экологиянең актуаль проблемалары һәм аларны хәл итү ысуллары турында сөйлиләр.

* * *

Моржи открыли сезон зимнего плавания. Төмән моржлары кышның йөзү сезонын экстремаль флешмоб белән ачтылар – йөздән артык кеше бер үк вакытта үз өстенә бер чиләк бозлы су койды. Хәйран калган публиканың күз алдында шушындый массалы чыныгу Төмән моржлары өчен традициягә әверелде. Быел Түре елгасы ярына төрле кышкы йөзү клубларыннан 300дән артык кеше җыелды.

* * *

Молочный комбинат “Ситниковский” перерабатывает в сутки 500 тонн молока. Әзер сөт продукциясе төрү материалы цехына озатыла. Һәр сәгать саен кою линиясеннән йомшак төрү материалында өч мең каймак, биш мең данә сөт һәм кефир, кәгазь савытта сигез мең данә сөт җитештерелә. 16-24 сәгать вакытны алган технологик процесс компьютер мониторларына чыгып, бөтен этапта белгечләр тарафыннан контрольгә алына. Төп шарт – ясаганда, саклаганда, транспортта йөрткәндә сөт продукциясенең температура режимын үтәү. Йөк ташучы машиналар температура датчиклары белән җиһазландырылганнар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836