Беренчелектә җиңгән Азат

последние и лучшие новости искусства в мире

45-15Күптән түгел генә Әстерханда узган Россия Федерациясе субъектлары һәм Россия футбол союзының футбол буенча төбәкара берләшмәләре федерацияләренең яшүсмерләр җыелма командалары арасындага ил беренчелегендә Урал һәм Көнбатыш Себер җыелма командасы I урын алды. Ә бу команда составында милләттәшебез, Төмән районының Индрәй поселогы егете Азат Калиев та бар.

Ул әле команда составына яңа гына кертелгән. Алай да беренче ярышы җиңү белән тәмамлануына шатлыгы чиксез. Бу уңайдан тиздән футбол буенча спорт мастерына кандидат исемен дә бирәчәкләр икән.

Азат 3 нче ел инде өлкәбезнең “Төмән-Дубль” командасы уенчысы. Шул еллар эчендә ике тапкыр Урал һәм Көнбатыш Себер чемпионнары булулары белән горурлана. 45-16Зур спортка килгәнче, Индрәй мәктәбе һәм хакимияте өчен төрле ярышларда җиңүләрен яулавын билгеләп үтәсе килә. Ә менә Германиянең данлыклы футбол мәктәбенә чак кына кабул ителми кала. Әле яхшылап ныгымаган малайга алмашлар тиз табыла шул. Германиягә барганда гына зур футбол белән таныша, әле андагы уен тәртибен дә яңа гына сынап карый ул. Тик күңелен төшерми, кайтып, өлкә командасына керергә теләген белдереп, ныклап шөгыльләнә башлый. Һәм менә уңай нәтиҗәләр дә күренә. Хәзер инде ул Урал һәм Көнбатыш Себер яшүсмерләр җыелма командасында, “Төмән-Дубль”нең контрактлы ярымһөҗүмчесе. Бу исемне әле киләчәктә тагын да ишетербез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума