Кырыкүлдә һәйкәл ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

45-173 ноябрь көнне Кырынкүл авылы янындагы чик сакчылары аллеясында, тантаналы рәвештә яңартылган Төмән өлкәсе чик сакчылары хөрмәтенә багышланган һәйкәл ачылу тантанасы узды.

Бирегә кулларына чәчәкләр тотып, шатлыклы көн белән котларга, һәйкәл ясауда зур өлеш, матди ярдәм күрсәткән хөрмәтле кунаклар да килгән иде.

Илебез иминлеген саклап шәһит киткәннәр истәлегенә залплар яңгырады, бер минут тын тордылар. Чик саклаучылар аллеясын тагын да тулыландырып калыккан һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

45-18- Без бу вакыйгага 2 ел әзерләндек. Чик сакчыларына беренче һәйкәл 2010 нчы елда кирпечтән салынган иде, озак калмый ул таушалды. Ә яңартылган монумент граниттан ясалды. Анда Төмән өлкәсенең контуры, шулай ук төрле коралланган конфликтларда, Әфганстан һәм Чечня сугышларында һәлак булган 33 якташларыбызның исем фамилияләре язылган. Һәйкәлне яңартуда матди ярдәм күрсәткән өлкәбез депутатларына, эшмәкәрләргә зур рәхмәт, ярты бәясен ветеран-чик сакчылары үзләре җыйдылар. Хәзерге көндә оешмабызда 1700 кеше исәптә тора, - дип сөйләде Төмән өлкәсенең ветеран чик сакчылары рәисе Нуртдин Ибраһимов.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума