Төмәндә “Исламда социаль хезмәт” конференциясе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

45-13Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Ислам мәгърифәт үзәге”ндә оештырылган дини белемне күтәрү курсларына өлкәнең төрле районнарыннан мөселманнар килделәр. 3 көн дәвамында барган укулар шәкертләрнең “Исламда социаль хезмәт” регионара фәнни-гамәли конференциясендә катнашулары белән тәмамланды. Чара Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узды. Анда Казан, Мәскәү Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләреннән, Ханты-Манси автономия округыннан бары 150 кеше катнашты.

Алар арасында хөрмәтле кунаклар - өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев, РФнең мөселман Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселман Диния нәзарәте рәисе Рушан Аббясов, Ханты-Манси автоном округы мөселман Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе, Сургут шәһәр мөселман дини оешмасының имам-хатыйбы Камил Саматов булдылар. Алар делегатларны җылы сәламләп, уңышлы эш көне теләделәр. Пленар утырышта фәнни докладлар белән Мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков, 45-14Казан шәһәренең “Ярдәм” хәйрия фондының башкарма директоры Лирия Кусайманова, “Россия мөселман хатын-кызлары бердәмлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә Зиһаншина, РФнең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, Төмән өлкәсе епискобының тулы хокуклы вәкиле, епископ Сергей Лавренов, Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов һәм педагог-психолог Ольга Пушкаревич чыгыш ясадылар. Конференция ахырында бер тавыштан резолюция кабул ителде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума