#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Татарча диктант” актуальләшә

последние и лучшие новости искусства в мире

45-2Быел “Татарча диктант” акциясе Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыруында 3 нче ел үткәрелде. Барлыгы 25 ил, Россиянең 60лап төбәге катнашты. Елдан ел катнашучылар саны арта. Безнең Төмән өлкәсендә татар телендә диктант язарга теләүчеләр Төмән дәүләт университетының төп корпусы аудиториясенә җыелдылар. Советлар Союзы Герое Абдулла Алишның 110 еллыгы хөрмәтенә, аның “Нечкәбил” әкиятеннән бирелгән өзекне университетның Тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Алишина укыды.

Өлкәнең төрле район-авылларыннан, шәһәрдән татар, рус, башкорт, казах милләтеннән 60лап кеше килгән иде. Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбеннән 10лап укучы, хезмәт ветераннары, дин әһелләре, фән кандидатлары, Хәнисә Чәүдәт кызының аспирантлары, татар бүлеген тәмамлаган тел белгечләре, укытучылар һәм башкалар катнаштылар. Иң олы яшьтәге Равил һәм Фәридә Нигъмәтуллиннар ел саен Ялутордан кадәр киләләр. Ә Рәис һәм Әлфия Азисовлар беренче генә тапкыр үзләрен сынарга уйлаганнар. Шыкчадан (Төмән районы) Сәмига апа Шарикина да беренче тапкыр килгән. Әлегә кадәр бу чара турында ишеткәне булмаган. “Үзем озак еллар балалар бакчасында эшләдем, балаларны бик яратам. Әле дә мәктәпкәчә яшьтәге, башлангыч класста укучы сабыйлар белән өйдә эшлим. Оныкларымны укырга-язарга, санарга, татар теленә өйрәтәм. Хәзер инглиз телен дә өйрәнә башладым. Балалар белән татар телендә сөйләшәм. Диктант язу бик ошады. Киләсе елга тагын да киләм”, - диде ул.

Быелгы текст бик җиңел булды. Алдан теләүчеләр өчен Төмәндәге оештыручылар: өлкә татар Конгрессы һәм ТДУның Тюркология үзәге дә әзерлек курслары уздырдылар.

Галимә Хәнисә Чәүдәт кызы, киләчәктә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен уку елы барышында курслар булдырырга, өлкәдә диктант уку мәйданнары санын башка шәһәр-авыллар исәбеннән арттырырга, бүләкләр әзерләргә, әлеге чараны яктыртуда катнашучы матбугат чараларына Рәхмәтнамәләр әзерләргә» кебек тәкъдимнәре белән чыкты. “Аспирантлар белән Тоталь диктант шикелле татар телендә дә диктант язарга кирәклеге турында тәкъдим белән 3 ел элек үк Алабуга пединституты деканы Дания Сәлимовага хат язган идек. Ул аны хуп күреп, үрнәк текстын да җибәргән иде”, - дип Хәнисә Алишина әлегедәй чара турында күптән уйлануларын хәбәр итте.

Диктант язылган махсус кәгазьләрне өлкә татар Конгрессы хезмәткәре Римма Вәлеева Казанга җибәрәчәк. Диктантны КФУның мөгаллимнәре тикшерәчәк. “Диктантның нәтиҗәләре ноябрь ахырында diktant.tatar сайтында чыгарылачак. Һәр кеше үзенең сертификатын ала алачак.

Казанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан диктантны онлайн яздыру оештырылды. Интернеттагы видеоязманы (https://www.youtube.com/watch?v=vMAFvyIZ8uI) карап, хәзер дә диктант язарга мөмкин. Онлайн язучылар эшләрен, өлге белән чагыштырып, үзләре тикшерәчәк.

45-4Тагын да: “Татар дөньясы өчен файдалы өр-яңа сайт эшли башлады. “Дөрес” – татар телендә хатасыз язарга теләүчеләр өчен бик яхшы ярдәмлек. Беренче тапкыр татар теленең пунктуация һәм орфография кагыйдәләре бер урында тупланган.

“Дөрес” — “Теория” дизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессының уртак проекты. Әлеге сайтның эшли башлавы “Татарча диктант” акциясенә туры китерелгән”, - дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Җаваплы эштән соң, өлкәдәге татар матбугаты, газетага язылу, күренекле шәхесләр турында сүз алып барылды. Акъярдан Роза Фастуллина Җәмилә Рәхимованың “Әни” җырын башкарды. Әлеге чараны әзерләүчеләргә чиксез рәхмәтләр җиткерелде. Һәр катнашучыга Булат Сөләймановның татар һәм рус телләрендә бастырылган “Әни” (“Мама”) китабы һәм Конгрессның тамгалы ручкасы бүләк ителде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836