Материалы

Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенә 30 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

45-3Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең 30 еллык юбилеен ике көн бәйрәм иттеләр. 26 нчы октябрь көнне узган чараның тантаналы өлешендә юбилейга чакырылган үзәкнең хезмәт ветераннары, өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Татарстан Республикасыннан килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән вәкилләр, үзәк хезмәткәрләре катнаштылар. Юбилейга килүчеләрне милли күлмәкләрдә каршы алган кызлар, фойеда оештырылган “Вакыт һәм кешеләр” дип аталган фотокүргәзмә чарага бәйрәм төсе өстәде.

Бәйрәмчә бизәлгән залда кунакларны шәһәр башлыгы Владимир Мазур, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, өлкә Думасы депутаты Юрий Юхневич, шәһәр Думасы депутатлары - Валентина Беспалова, Сәет Хисмәтуллин, Михаил Никитин, мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Анна Кривоносова, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев халкыбызның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур эшләр башкарган тырыш эшкуарларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Себер татар-мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, урынбасары Фатыйма Мамшанова, мәдәният үзәге хезмәткәрләре Хәсән Хучашев, Алсу Симонова, Зөһрә Тимергалиева, Динара Әбсәламова, Рузалия Корманалиева, Айгөл Захарова, Азат Абдуллин, Роза Яхина, Венера Шарапова, Ихсан Теляев намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Юбилей уңаеннан себер-татар мәдәният үзәгенә микроавтобус, ноутбук, акустик аппаратура, тукыма алырга сертификатлар һәм башка күп бүләкләр тапшырылды. Кичә программасы бәйрәм табыны артында дәвам итте.

27 нче октябрь көнне Тубыл тамашачыларының яраткан, берсеннән–берсе сәләтле җырчы-биючеләре, Казан кунаклары - Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Фәтхиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вәгыйз Бәйрәмов, төрле бәйгеләр лауреаты Гөлназ Гафурованың чыгышлары юбилей концертына ямь өстәде. Сәхнәдән Бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле А.Нургалиев шәһәрнең 17 нче мәктәп укучыларына, 45-1татар теле һәм әдәбияты укытучыларына методик кулланмалар, татар теле һәм әдәбияты, әлифба, уку китаплары, дисклар, түбәтәйләр, калфаклар тапшырды. Искиткеч күңелле, онытылмаслык булып узды бәйрәм тамашасы. Ерактан килгән кунакларга себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева рәхмәт сүзләрен белдереп, юбилей уңаеннан чыгарылган, татар үзәгенең тарихы, хезмәткәрләре турында “Кешеләр һәм вакыт” дип аталган яңа китаплар, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тамашачылар татар үзәгенә, хезмәткәрләренә якты киләчәк, иҗади уңышлар, халкыбызны матур концертлары белән гел шатландырып торуларын теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума