#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени вручили губернаторские стипендии. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор 89 студентка, югары һәм урта уку йортлары аспирантларына стипендиат исемле таныклык тапшырды. Аларның кайберләре губернатор кулыннан мондый бүләкне беренче тапкыр гына алмады.

* * *

Тюменские поисковики подняли останки 264 солдат Красной Армии. 1988 елны регион территориясендә беренче эзләнү отряды барлыкка килүгә 30 елдан артык вакыт үтте. Шуннан бирле активистлар ел саен язын һәм җәен “Хәтер Вахтасы”на баралар. Табылган солдатларның мәетләрен туганнарына тапшыралар. 2018 елда Төмән өлкәсеннән 15 эзләнү отряды китте. 150гә якын эзтабар Западнодвинск, Ржев, Тверь, Старорусск, Новгород шәһәрләре районнарында эшләде.

* * *

В МСЧ “Нефтяник” откроется неврологический центр. Монда Төмән санаторияләрендәге кебек профилактик һәм реабилитация үзәкләрен кабатлау булмаячак. Үзәк төрле җитди операцияләр кичерүчеләргә, шулай ук ми кан йөреше зарар күрүдән, нейротравмалардан газап чигүчеләргә исәпләнгән. Үзәктә стационар шартларда пациентларны тиз арада торгызу белән шөгыльләнү көтелә.

* * *

С 2019 года проезд в тюменском общественном транспорте подорожает на один рубль. 2017 елда шәһәр власте автобусларда һәм маршрут таксиларда һәр ел саен юл билетын бер сумга күтәрергә карар чыгарды. 2019 елның 1 январеннан Төмәннең шәһәр автобуслары һәм маршрут таксиларында йөрү өчен юл билеты 26 сумны тәшкил итәчәк. 2018 елда гомуми транспортта йөрү өчен бәя 22 сумнан 25 сумга күтәрелде. Шуннан соң власть андый күтәрелүне моннан ары ясамаска өметләндерде.

* * *

В Тюменской области завершена уборочная кампания. Төмән хуҗалыклары 100% бөртекле һәм кузаклыларны уруны тәмамладылар. 1,4 млн тонна икмәк җыелды. Уңыш – гектардан 21,3 центнер. Иң күп игенгә Заводоуковск шәһәр округы иреште. Өлкә бөртекле һәм кузаклылар уңышы буенча Уралдан алып Ерак Көнчыгышкача дүртенче урынны ала. Регион эчендәге ихтыяҗ һәм артканы читкә реальләштерелә. Бәрәңге уңыш буенча Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш территорияләрендә лидер. Упорово районының “КРиММ” агрофирмасы 11 мең тоннадан артык орлык бәрәңге реальләштерде, читкә 1500 тонна озатылды. 52,8 мең тонна рапс, 144,1 мең тонна печән, 745,7 мең тонна сенаж хәстәрләнде.

* * *

Тюменские спортсмены успешно выступили в Буэнос-Айресе. Бу көннәрдә Буэнос-Айреста III җәйге яшьләр Олимпия уеннары уздырылды. Россия җыелмасы составында Төмән спортчылары да катнаштылар. Безнең команда 59 медаль яулады, шуларның 29ы - “алтын”. Төмәнлеләр 2 - “алтын”га, 3 - “көмеш”кә, 1 “ бронза”га лаек булдылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836