“Дуслык”ның юбилей кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

45-6“Дуслык” фольклор ансамбле үзенең иҗади эшен 2009 нчы елда Төмән районы, Каскара поселогының “Юность” мәдәният сараенда башлап җибәрә. Мәрьям Әскәрова җитәкчелегендә татар җыр-моңын яраткан 5 хатын-кыз җыелышып, өйдән пешереп китергән милли ризыклар белән утырып чәйләр эчкәннәр, җырлаганнар, яңалыклар белән бүлешеп, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыганнар, бераздан дини бәйрәмнәр уздыра башлыйлар. Аннары алар ансамбль оештырырга булалар, җитәкчесе итеп Фәрит Әскәров билгеләнә. Шул көннән бирле күпме вакыт узган. Ансамбль күп төрле шәһәр, район, өлкә күләмендә үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә югары урыннар яулап, үзләрен өлкәгә танытып өлгергән. Бүгенге көндә ансамбльдә 11 хатын-кыз җырлый. Алар татар халык һәм себер татарлары җырларын һәм җирле композиторларның иҗат җимешләрен башкаралар.

25 нче октябрь көнне Ямбай мәдәният йортында “Дуслык” фольклор ансамбле иҗатташ дусларын, яраткан тамашачысын җыеп үзенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итеп үтте. Кичәне мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барды.

Юбилярларны котлап Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, башкарма директоры Фәрхәт Шаморатов, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе башлыгы Динар Абукин чыгыш ясадылар һәм ансамбль җитәкчесе Фәрит Әскәров, җырчылары – Мәрьям Әскәрова, Галия Корманова, Вәгыйзә Шәрипова, Вәлимә Шәрипова, Тәнзилә Шәяхмәтова, Мәрҗәнә Булатова, Тәнзилә Алиева, Зөлфирә Бариева, Гөлүсә Ботезату, Гөлсинә Атыкова, Равия Айзәтдиновага Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләү сүзләренә иҗатташ дуслары – Гөлшат һәм Җәгъфәр Касыймовлар, “Әхтәмүшки” (җитәкчесе Әхтәм Назыров) халык җыр, “Талымхан”, “Манцыл” (Илнара Рамазанова) фольклор ансамбльләре, Ямбай мәдәният йорты артистлары да кушылып, үзләренең матур җырларын, биюләрен һәм бүләкләрен җиткерделәр. Кичә барышында юбилярлар тамашачыларының кәефләрен күтәреп, туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Киләчәккә планнары белән таныштырып ансамбль җитәкчесе Фәрит Әскәров: “Юбилейны үткәреп кенә туктап калмабыз, эшебезне дәвам итәргә тырышырбыз. Бүгенге көндә “Юность” мәдәният сараенда ремонт эшләре бару сәбәпле, безгә мәктәптә бер бүлмә бирелде, анда без атнага 2 мәртәбә репетициягә йөрибез. 45-7Ансамбльгә кызларым бик теләп йөриләр. Мәрьям Әскәрова минем алыштыргысыз ярдәмчем, ул концерт программасын төзи, сәхнә күлмәкләрен кызлар белән үзе тегә, өйрәнер өчен җырлар сайлый. Без күбрәк җирле авторларның җырларын башкарабыз, бигрәк тә Җәмилә Рәхимова, Рөстәм Русинныкын яратабыз.

Форсаттан файдаланып, Ямбай мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Антонова, хезмәткәрләре, бәйрәмебезгә килгән дусларга, тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәм”, - диде.

Концерттан соң күңелле сөйләшүләр, изге теләкләр юллау бай корылган табын артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума