#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Лилия Кәримованы искә алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

45-128 ноябрь, җомга көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров һәм “Ипотека-торак кредитлау агентлыгы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Самкаевның матди ярдәме белән 29 сентябрьдә вафат булган Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 13 ел Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Гафият кызы Кәримованы искә алдылар. Бу чара мәрхүмәнең бакыйга күчүенә 40 көн булу сәбәпле, мәдәният үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды. Җылы сүзләр белән хәтер яңартырга дип килүчеләр саны бик күп булды. Лилия Гафият кызы рухына багышлап өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков Коръән укыды һәм Аллаһыдан мәрхүмәнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, белеп, белмичә кылган гөнаһларын кичерүне сорап бар халык дога кылды.

Чара барышында шәһәр мәдәният департаментының мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты рәисе Наталья Некрасова, шәһәрнең рус мәдәният үзәге директоры Альбина Селезнева, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева, “Этнос” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов, шәһәр себертатарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, җәмәгать эшлеклеләре Ринат Насыйров, Вәлимә Ташкалова, Роза Яхина, Гөлшат Касыймова, Гүзәл Сафина, Зыятдин Низамов, Мөнирә Хөснетдинова, Сәет Тусмөхәммәтов чыгыш ясадылар. Экраннан Лилия Гафият кызының тормыш юлын чагылдырган видеоролик һәм төрле сәбәпләр аркылы әлеге чарага килә алмаучыларның видео язмалары тәкъдим ителә барды. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836