Шыкчада «Зур этнографик диктант»

последние и лучшие новости искусства в мире

45-11 ноябрь көнне Төмән районының Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә халыкара мәгърифәтчелек акциясе кысаларында «Зур этнографик диктант» чарасы узды.

Россиядә масштаблы акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Диктант халыкның этнографик яктан грамоталылыгын, Россиядә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Төмән өлкәсендә этнография сөючеләр өчен 53 мәйдан оештырылган, алар арасында Шыкча мәктәбе дә акциядә катнашырга үзенең теләген белдергән. Бу мөһим чараны оештыруга укытучылар Гүзәл Зәйнуллина һәм Рузилә Хисмәтуллина зур көч куеп, җитдилек белән әзерләнгәннәр.

Акциядә барлыгы 64 кеше: Шыкча урта мәктәбе укучылары, укытучылар, ата-аналар, мәдәният, балалар белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, Шыкча мәктәбенең структур бүлекчәсе мөдире Равилә Афләтунова, администрация башлыгы Рәис Әминов катнаштылар, Ямбай һәм Каскара урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килделәр. Мәктәптә барлык катнашучыларны җылы кабул иттеләр, чәй эчү оештырылган иде.

Диктант биремнәре һәр субъект өчен уникаль һәм башка регионнардан аерылып торган барлыгы 30 сораудан торды: 20се - барлык төбәк өчен дә бер һәм 10сы - региональ. 45 минут эчендә катнашучылар диктант язарга, ә дөресрәге, сорауларга тест рәвешендә җавап бирергә тиешләр иде. Биремнәргә дөрес җаваплар 10 ноябрьдә “Зур этнографик диктант” www.miretno.ru сайтында басылачак, шәхси нәтиҗәләр 2019 елның 12 декабрендә бастырып чыгарыла.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума